3 февраль ниләр белән хәтердә калды?

Айга мендек

56 ел элек (1966) «Луна-9» совет станциясе дөньяда беренче тапкыр буларак Айга менә. Советлар Союзында  мондый талпыныш 1963 елда һәм аннан соң да берничә тапкыр була, әмма уңышсызлыкка очрый.

Висла-Одер операциясе

77 ел элек (1945) Бөек Ватан сугышы барышында Висла-Одер стратегия операциясе тәмамлана. Ул 1945 елның 12 гыйнварында башлана.  23 көн эчендә совет гаскәрләре Польшаны, Чехословакиянең зур өлешен, шулай ук Одер елгасы буендагы плацдармны яулап ала.

Субмарина

81 ел элек (1941) СССР Хәрби-Диңгез флоты составына К-21 су асты көймәсе кертелә.  Бөек Ватан сугышы вакытында  ул Төньяк флотта хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Сугыштан соң Яңа Җир архипелагы районында океонографик  эшләрдә катнаша. 1980 елда су асты көймәсе музейга әверелә. Ул Мурманск өлкәсендәге Североморск шәһәрендә урнашкан.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү