Балалары ташлаган авыру ана агач яфраклары, песиләр ашаганнан калган ризыкларны белән тукланган

Түбән Камада яшәүче 66 яшьлек Лидия Ильминюкованы балалары язмыш кочагына ташлап калдырган. Ханым 4 тапкыр инсульт кичергән, Альцгеймер авыруы белән интегә. Соңгы авыруы аркасында ул башкалар ярдәменә мохтаҗ. Тик аны караучы гына юк. Лидия ханымның пенсиясен кызы алып бара, ул аны эчеп бетерә икән. Волонтерлар улы да барлыгын ачыклаган. Әмма аның әнисенә үпкәсе бар, шунлыктан алар күптәннән аралашмый.

–  Кызлар белән әбигә ярдәм итә башладык. Өенә килгәч, шаккаттык. Андагы хәлләрне сүз белән аңлатырлык түгел. Фатир пычрак, урын-җирләрен таракан, кибәкләр баскан.  Башта кызлар белән чиратлап аны ашаттык. Баксаң, ачтан тилмергән. Әби агач яфраклары, песиләрдән калган ризыкларбелән тукланган.  Без интернетка чыгаргач, яхшы кешеләр табылды. Әбине ашаттык, юындырдык, киемнәрен алыштырдык, – дип сөйли волонтер Альбина  Әхмәтшина. – Без бу хәлне күрсәтә башлагач, бер көнгә кызы да табылды. Әмма ул тагын югалды. Табиблар, социаль хезмәт күрсәтү үзәгеннән дә килделәр. Әбине «Милосердие» үзәгенә алып киттеләр. Без моның өчен шәһәр мэры Айдар Метшинга рәхмәтле. Ул безне ишетте.

Хәзерге вакытта әбине Түбән Камадагы психоневрология интернатына күчергәннәр. Әлегә балаларын көтәләр. Кызы табылса, әбине биредә калдыру өчен документлар китерүен сораячаклар. Күршеләре исә, Лидия ханымны кире фатирга кайтармауларын үтенә.

– Озак еллар интегәбез. Фатир пычрак. Искә чыдап булмый. Җыештыручы юк. Тараканнар басты. Күршебез кызганыч. Булыша алганда ашатабыз да инде. Аңа тәрбия кирәк, – ди алар.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Балалары ташлаган авыру ана агач яфраклары, песиләр ашаганнан калган ризыкларны белән тукланган” язмасына фикерләр

Фикер өстәү