Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан озын яллар булмаячак

Башкортстанда Корбан бәйрәме уңаеннан дүрт көн рәттән ял итәчәкләр.

Татарстан халкы күрше республика төсле дүрт көн рәттән ял итмәячәк. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 19 июльне ял көне дип игълан иткән иде, ә Татарстанда мондый озын яллар көтелмәве турында хәбәр итте Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстанлылар 20 июль көнне ял итәчәк.


Татарстанда Корбан бәйрәме уңаеннан озын яллар булмаячак” язмасына фикерләр

  1. Суббота эшлэтеп, 19 июльдэ ял бирсэлэр икэн. Гэрэфэ коне, ураза тотып, бэйрэмгэ эзерлэнеп, догалар кылып уздыра торган кон ич

Фикер өстәү