Бүген, 15 июльдә, Азов — Стефанидинодар рейсы автобусында бер ир пассажирларга пычак белән ташланган. Бер хатын-кыз шунда ук һәлак булган, тагын ике кеше авыр тән җәрәхәтләре белән җирле хастаханәнең реанимация бүлегенә озатылган. Хәзер әлеге җинаятьче ирне эзлиләр.
Шаһитләр сүзләренчә, һөҗүм итүче иргә 40-50 яшьләр чамасы, караңгы көрән төстәге кыска чалбар һәм аксыл төстәге поло-күлмәк кигән булган.
Автобуста үтерелгән хатынга 32 яшь тулган, аның дүрт баласы ятим калган, дип хәбәр итә җирле басма.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.
Аллам сакласын!