Урамда адашкан әбигә ярдәмгә алынган Энҗе Нармаева: «Әби өчен күңел тыныч хәзер, туганнары да табылды»

Энҗе дус кызлары белән 11 июнь көнне Казанның бер урамында адашкан әбине очраткан. Әбекәй кем икәнен, кайда яшәгәнен дә башта әйтә алмаган.

Әмма кызлар ярдәм итәбез дигәч, үзе яшәгән йортка алып кайткан. Кайтып керсәләр – фатир ишекләре ачык, әби хәтта аны бикләп тормыйча чыгып киткән булган.

– Ул көнне полиция чакырттык, “Ашыгыч ярдәм” табиблары килде. Әбинең кем икәнен белүче булмады. Күршеләре бөтенләй ишекләрен ачмады. Әбинең фатиры буйлап таракан, борчалар йөгерә иде. Шаккаттык. Өенә ремонт ясап китсәләр дә, иске әйбер күп иде. Инстаграм битемә язылучылар ярдәме белән бу әбигә акча җыя башладык. Аллага шөкер, ярдәм итүчеләр булды, – ди Энҗе.

Әбинең өенә дезифинкция ясаучыларны чакыртканнар. Алар моның кадәр таракан күреп үзләре шаккаткан. Әбинең өенә агу сиптергәч, аны бер кичкә кунакханәгә урнаштырганнар. Аңа кадәр исә, чәчләрен кистереп кайтканнар. Ә аннары кызлар әбине юындырып, өр-яңа киемнәр кидергәннәр.

– Моның кадәр кадер-хөрмәт әбигә ошады. Бүген өен килеп юып, җыештырып киттеләр. Әбинең иске җиһазларын да ташладык. Өр-яңа карават, матрас алабыз. Хәтере кисәк-кисәк югалып алса да, әби безнең ярдәмне тоя, аңлый. Паспортын югалткан икән. Озакламый аны да алачак. Инстаграмга куйгач, әбинең Түбән Камада яшәүче туганнары элемтәгә чыкты. Баксаң, әби чынлап та ялгыз икән. Бер баласы булган, әмма үлгән инде. Туганнары әбине үз янына авылга алып кайтырга җыеналар. Без бик шат, – ди Энҗе. – Ярдәм иткән һәркемгә бик зур рәхмәт! Яхшылыгыгыз үзегезгә кайтсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү