Башлык аю сурәтен ясады

Яшел Үзәндә рәссам-реставратор Лия Ерхонина халыкны гаҗәпләндерүен дәвам итә: парктагы агачларда йә тиен, йә төлке, йә бүре, төрле үсемлекләр, агачлар, балыклар пәйда була. Ә ТАССРның 100 еллыгына багышланган композицияне күргәч, барысы да тел шартлатты. Хәтта район башлыгы Михаил Афанасьев та битараф кала алмады. Бәйрәм уңаеннан Россия символы булган аю сурәтен төшерә башлаган рәссам янына килеп кушылды.


– Дөресен әйтәм, мин рәссам түгел, – диде ул. – Соңгы тапкыр кулыма пумаланы мәктәптә, рәсем дәресендә генә тотканмындыр инде. Әмма рәссам үзе чакыргач, баш тарта алмадым. Миңа калса, аның иҗатын бүген бөтен Татарстан беләдер. Ул үзе дә шәһәрнең күренекле кешесенә әверелде бугай инде.
Михаил Афанасьев, рәссамга рәхмәтләрен җиткереп, бу матур идея һәм аны тормышка ашыруда керткән хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм тормышында, иҗатында зур уңышлар, иркенлек теләде. Ә иркенлек җитәрлек монда. Лия иҗаты өчен паркта агачлар, чыннан да, бик күп. Рәхәтләнеп ясарга була.
Рәссам бу идеяне берничә ел элек Саратов шәһәрендәге бер паркта күреп кайта. Үзе яшәгән Яшел Үзәндә шул ук елны тормышка ашырасы килсә дә, базмый. Быел исә, пандемия булу сәбәпле, парклар бушап кала. Үзе эшләгән Туган якны өйрәнү музеенда планнары белән уртаклаша да тәвәккәлли. Лия Ерхонина агач кәүсәсенә рәсемнәр төшерү өчен акрил буявын куллана. Ул зарарлы түгел. Киресенчә, кайрыны бөҗәкләрдән коткара һәм купмаска ярдәм итә. «Экологияне дә саклыйбыз, халык өчен матурлык та тудырабыз», – ди бу җәһәттән рәссам.
Белгечләр дә шундый фикердә. Яшел Үзән районының баш агрономы Наталья Ячанова: «Акрил буявы агачны корткычлардан сакларга ярдәм итә. «Пеләш» урыннарны савыктыра, үсемлекләргә суларга ярдәм итә», – диде. Кем белә, бәлки, бераздан Яшел Үзән паркларына сәяхәткә дә йөри башларлар әле.
Фәния Әхмәтҗанова


Фикер өстәү