Александр Шадриков: «Президентның безнең эшне хуплавы эшебезгә иң югары бәя»

Владимир Путин экология темасы һәр кеше өчен мөһим булуын ассызыклады. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасы уңаеннан шулай дип белдерде.

«Владимир Путин табигатьне саклау ведомстволары эшенең әһәмиятен билгеләп үтте һәм урман хуҗалыгы белгечләренә, гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белгечләренә хезмәт хакын күтәрү кирәклеге турында да әйтте. Президентның безнең эшне хуплавы эшебезгә иң югары бәя», – диде Александр Шадриков.

Министр әйтүенчә, Владимир Путин Юллама соңгы биш елда шәһәрләрдә 128 эре чүплек һәм 53 төбәктә кешеләргә зыян китерүче 80 объект юк ителгәнен искә алды. «Татарстанда да бу юнәлештә актив эш алып барыла. Түбән Кама районының Прости авылында чүплек юкка чыгарылды, Минзәләдә чүплек бетерелде, Самосырово полигонында зарарлы газдан файдалы электр энергиясе ала башладык. Болар барысы да илебез Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган “Экология” илкүләм проекты ярдәмендә башкарылды», – диде Александр Шадриков.


Фикер өстәү