«Ак барс» «Автомобилстка» оттырды

Кичә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Екатеринбургның «Автомобилист» командасына 1:2 исәбенә җиңелде. Матч Казанда «Татнефть Арена» боз сараенда узды. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Бу командалар өчен әлеге сезонда Континенталь хоккей лигасының плей-офф этабының беренче уены булды. «Ак Барс» һәм «Автомобилист» дүрт җиңүгә кадәр үзара көч сынашачак. Дүрт уенда җиңгән команда киләсе турга үтә, ә җиңелгәне Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Автомобилист» исәбендә бер җиңү.

Беренче периодның унөченче минутында, «Ак Барс» азчылыкта уйнаганда, «Автомобилист» капитаны Сергей Широков исәпне ачты. Ул бүген Континенталь хоккей лигасында 800нче матчын үткәрде (0:1). Бер минут үтүгә «Ак Барс» тагын азчылыкта калды, периодның унҗиденче минутында тигез составларда уен башланган гына иде, «Автомобилист» сакчысы Ник Эберт икенче алканы кертеп куйды (0:2).

Икенче период башында «Автомобилист» та азчылыкта калды, тик «Ак Барс» бу мөмкинлектән файдалана алмады. Период голларсыз үтте.

Өченче периодның унынчы минутында, «Ак Барс» күпчелектә уйнаганда, Вадим Шипачёв гол кертте (1:2).

 


Фикер өстәү