Асия Тимирясова Рөстәм Миңнехановның укытучыларның кәгазь эшләрен киметү турындагы сүзләрен хуплавын әйтте

Казан инновация университеты ректоры Асия Тимирясова белдергәнчә, Президент Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына Юлламасында ел саен  белем һәм тәрбиягә зур урын бирә.

– Быел бу тема бик актуаль. 2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Республикада талантлы педагогларга ярдәм итү өчен бик күп эшләр башкарыла. Татарстанда укытучылар өчен тормышка ашырыла торган  грант ярдәме илдә иң яхшыларның берсе дип танылды, – диде Асия Тимирясова. – Президент чыгышында укытучының кәгазь эшен киметү, укытучылар һәм остазларның эш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән яңа чаралар кертүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Беренче чиратта алар мәгарифтә цифрлы технологияләрне куллану масштаблары артуга бәйле. Мәктәпләрне интернетлаштыру гына аз. Мәгариф оешмасының матди һәм мәгълүмати инфраструктурасын көчәйтергә, интернетта балалар, әти-әниләр белән аралашуны җайлый, балаларның иминлеген арттырырга сәләтле интерактив ресурслар булдырырга кирәк. Безгә Президент Юлламада билгеләгән әлеге бурычларны хәл итәргә кирәк.

 


Фикер өстәү