Казанда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионаты уздырылачак

Татарстан башкаласында шулай ук Россия Кубогы этабы үткәреләчәк.

Киләсе елда чаңгы ярышлары буенча Россия чемпионатын Казанда уздыру күздә тотыла. Россия Чаңгы ярышлары федерациясе президентны Елена Вяльбе шулай дип белдергән.

“Хәзерге вакытта чаңгы ярышлары өлкәсендә иң тиз үсеп килүче төбәк – Татарстан. Без Татарстан Чаңгы ярышлары федерациясе президенты белән спортчыларны урнаштыру мәсьәләсенең хәл ителәчәге турында килештек”, – дип билгеләп үткән Вяльбе.

Чемпионатның февраль ахыры-март башында оештырылачагы, әмма 30/50 яки 50/50 чакрымлы озын дистанцияләргә ярышларның уздырылмаячагы мәгълүм. Шулай ук Казанда 15-19 гыйнварда Россия кубогы этабын үткәрү көтелә.


Фикер өстәү