Татарстанда студентлар проблемалары күтәреләчәк

Республикада IX Студентлар конгрессы үткәреләчәк. Чара алты шәһәрдә: Яшел Үзәндә, Казан, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт һәм Чаллыда узачак. Анда катнашучылар студентларның социаль-икътисади проблемалары һәм аларны хәл кылу юллары буенча фикер алышачак. Бу хакта Татарстан Студентлар лигасы хәбәр итә.

Конгресс тугыз юнәлеш: “Студентлар үзидарәсе”, “Мәгариф һәм фән сыйфаты”, “Спорт”, Иҗат”, “Социаль мәсьәләләр”, Чит илләрдән килгән студентлар белән эшләү”, “Студентлар медиасы”, “Студентлар эшмәкәрлеге һәм мәшгульлеге”, “Тулай торак һәм торак мәсьәләләре” юнәлешләре буенча үткәрелә.
Студентлар чарасын дүрт этапта уздыру күздә тотыла. Беренчесендә, яшьләрнең көн кадагына суга торган проблемаларын билгеләү өчен, студентлар арасында сораштыру үткәреләчәк. Икенчесендә алты шәһәрдә “Түгәрәк өстәл”ләр булачак. Шуннан соң студентлар оешмалары лидерлары икенче этапта аталган проблемаларны хәл кылу юлларын тәкъдим итәчәк.
Конгресс 19 февраль көнне Казанның “УНИКС” үзәгендә йомгаклау утырышы белән төгәлләнәчәк.

Татарстан шәһәрләрендә “Түгәрәк өстәл”ләр үткәрү графигы: 16 февраль – Яшел Үзән, “Порт” Яшьләр үзәге; 18 февраль – Казан, “Мәскәү” Мәдәни үзәге, 21 февраль – Түбән Кама, “Ковер” Яшьләр үзәге, 24 февраль – Алабуга, Шәһәр мәдәният үзәге, 25 февраль – Әлмәт, “Әлмәтнең 50 еллыгына” Яшьләр үзәге, 26 февраль – Чаллы, “НУР” Яшьләр үзәге.


Фикер өстәү