Татарстан яшьләре Муса Җәлилгә багышланган яңа проект башлап җибәрде

Татарстанның халыклар ассамблеясе яшьлщре Муса Җәлилгә багышланган Musa lab проектын башлап җибәргән. Бу хакта Халыклар ассамблеясенең бишенче хисап-сайлау конференциясендә төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров белдергән.

“Бөек татар шагыйре Муса Җәлил туган көнне без Musa lab исемендәге яңа иҗат лабораториясен булдыруны игълан иттек. Бу проект турында барлык социаль челтәрләрдә сөйләдек. Барыгызны да шунда актив катнашырга чакырабыз”, – дигән Кадыйров.
Анда шагыйрьнең иҗаты белән бөтен илне үз күзлегеннән чыгып таныштырырга әзер булучылар катнашырга мөмкин. Алар җыр, бию, инсталляция яки ниндидер яңа бер жанрда үзләренең иҗаты белән таныштыра алачак.

Иҗади лабораториядә катнашу өчен 15 мартка кадәр үзеңә уңайлы форматта (текст, видео) резюме һәм идеяне түбәндәге адрес буенча җибәрергә кирәк (musalab@mail.ru).
Җиңүчеләр инде 1 апрельдә үк билгеләнәчәк.


Фикер өстәү