«Мондый үзәкне ачу яшьләребезгә булачак чара, тавыш бирү сроклары һәм тәртибе турында яңа мәгълүмат бирү ноктасы булачак», — дип белдерде Азат Кадыйров.
Аның сүзләренчә, мәгълүмат үзәкләре практикасын дәвам итү турындагы карар узган елгы кампания нәтиҗәләрен анализлау нигезендә кабул ителгән. Министр чыгышында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр категориясенә аерым игътибар бирелде.
«Безнең исәп буенча быел беренче тапкыр 43 мең яшь кеше тавыш бирәчәк. Яшьләргә проектлар, сайлау циклы, илнең төп закон чыгару органы булган Дәүләт Думасында мандатларга дәгъва кылучы партияләр турында мәгълүмат бирү мөһим», — дип ассызыклады Азат Кадыйров.
Министр хәбәр иткәнчә, үзәк базасында чакырылган экспертлар һәм спикерлар белән системалы эш планлаштырылган. Мәйданчык иҗтимагый-сәяси тормышның актуаль мәсьәләләре буенча дискуссияләр, дебатлар һәм түгәрәк өстәлләр уздыру өчен файдаланылачак. Моннан тыш, үзәк эшчәнлегенә яшьләр парламенты, республиканың яшьләр хөкүмәте, шулай ук коммерцияле булмаган оешмалар җәлеп ителәчәк.
«Яшьләр парламенты актив катнашачак. Балалар бик актив, идеяләре һәм проектлары күп, аларның күбесе инде гамәлгә ашырылган», — дип билгеләде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез