30 июнь 2026 материаллары
-
Рәшит Фәтхрахманов
Аномаль җәйгә кем гаепле?
Париж мэры урынбасары Одри Пульвар, Франциядәге кеше чыдый алмаслык эсселек өчен җаваплылыкның шактый зур өлешен АКШ күтәрә, дип белдерде. Чынлап та, бүген Европада һәм Җир шарының күп кенә башка төбәкләрендә гадәттән тыш эсселек хөкем сөрә. Хиҗаз чүле (Согуд Гарәбстаны) эссесе Европага якыная.
-
Яңалыклар
Татарстанда «Авыл укытучысы» программасы буенча өстәмә конкурс сайлап алуы игълан ителде
Бу башлангыч квалификацияле белгечләрне авыл мәктәпләренә, эшчеләр бистәләренә һәм халкы 50 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләргә җәлеп итүгә юнәлтелгән.
-
Рәшит Фәтхрахманов
Россиянең яңа бәласе
Элегрәк: «Россиянең ике бәласе бар: юллар һәм дураклар», – дип әйтәләр иде бит.
-
Сәламәтлек
Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора?
Көннәрнең җәйгечә булмавының бер өстенлеге бар: талпан кадалу очраклары кимегән. Ә менә кимерүчеләр зыян салудан туктарга җыенмый да. Тычкан бизгәге белән авыручылар саны арта гына. Җиләк җыючыларны, таныш булмаган чишмәләрдән су эчүчеләрне нинди авырулар сагалап тора? Кайда су коенырга ярамый? Чит илдә ял итүчеләргә нинди чирләрдән сакланырга кирәк?
-
Яңалыклар
Үзәк сайлау комиссиясендә сайлауларга кандидатлар тәкъдим итү турында фикер алыштылар
Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә чираттагы, 124 нче утырыш узды, анда Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда кандидатлар күрсәтү этабының барышы һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар турында фикер алыштылар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
-
Яңалыклар
Казан прокурорының элеккеге урынбасары Гомәр Нәфиевка хөкем карары чыгарылды
Казанның Вахитов районы судында бүген коррупциядә гаепләнгән, элеккеге Казан прокуроры урынбасары, Татарстанның элеккеге беренче прокуроры улы Гомәр Нәфиевка хөкем чыгарылды. Аның белән бергә мәхкәмә утырышында Мәскәүдән өч арадашчы: Владимир Бойков, Евгений Коклягин һәм Владимир Кучинский булды.
-
Җәмгыять
Яшәп калыйк: Казанда СВО ветераннары арасында «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә
Алар алдында киртәләр юк. Казанда СВО ветераннары арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» чемпионаты дәвам итә. Быел анда Россиянең 86 төбәгеннән 600 ләп кеше катнаша. 126 сы – безнең якташлар. Әмма бу чара иң осталарны ачыклаудан гына гыйбарәт түгел. Татарстан башкаласында СВО ветераннарының тормышын көйләү турында да фикер алышалар.
-
Яңалыклар
ТР Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан 1659 гаилә өчен торак салган
Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 2026 ел башыннан социаль ипотека программасы буенча төзелгән 33 йортны файдалануга тапшырды. Аларда 1659 фатир урнашкан, гомуми мәйданы 82,8 мең кв. метр тәшкил итә, бу еллык планның 55% ыннан артыграк.
-
Җәмгыять
Һөнәр сайлаган чак: Лубян урман-техник көллияте абитуриентларны көтеп кала
Кичәге мәктәп укучылары сайлау алдында. Кая барырга, кайда укырга, нинди белем алырга? Абитуриентлар өчен Кукмара районында урнашкан Лубян урман-техник көллиятенең дә ишекләре ачык. Биредә «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә була.
-
Яңалыклар
Татарстанда эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе елына 11,2 %ка арткан
Татарстанның эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе бер ел эчендә 11,27 %ка – 2025 елның маенда 21 149 сумнан 2026 елның маена 23 554 сумга кадәр арткан. Абсолют саннарда арту 2 404 сум тәшкил иткән. Бу мәгълүматларны Россия Социаль фонды китерә.
-
МӨҺИМ
Июль нинди үзгәрешләр алып килә?
Җәйнең икенче аена аяк басабыз. Бу ай безгә салым, банк системасы аша акча күчерү, кредитлар һәм күчемсез милек белән килешүләргә кагылышлы үзгәрешләр алып килә.
-
Спорт
Миңгәр келәме: көрәш буенча дөнья чемпионаты узды
25–28 июнь көннәрендә көрәш дөньясында яңа чемпионнар ачыкланды. Көрәш буенча дөнья чемпионатының быелгы җиңүчеләре Сабаның Миңгәр авылында билгеләнде. Биредә барлыгы 32 илдән 300 дән артык спортчы бил алышты. 11 үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре өстен чыкты.
-
Яңалыклар
Депутат ТКХ өчен квитанцияләр форматын сайлау хокукы булырга тиешлеген әйтте
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россия халкына торак-коммуналь хезмәтләр өчен квитанцияләр алу форматын мөстәкыйль рәвештә сайлау хокукын законнар белән беркетергә тәкъдим итте – кәгазь яки электрон. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
-
Наил Шәрифуллин
Гегемон
Дөньяда илләр күп. Зур, олы территория биләгәннәре булган кебек, шактый кечкенәләре – барысы берничә дистә квадрат километр мәйданда җан асраганнары да юк түгел.
-
Яңалыклар
«Сайлау ноктасы» яшьләргә сайлаулар турында беренчеләрдән булып ишетергә мөмкинлек бирәчәк
«Урам» экстрим-паркы территориясендә «Сайлау ноктасы» мәгълүмат үзәге ачылды. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров 2026 елгы сайлау кампаниясе чорында мәйданчыкның максатларын һәм эш форматын билгеләде.