Газетага язылу

21 юнәлеш буенча Рәис гранты алу мөмкинлеге бар

Татарстанда 1 июльдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Рәисе грантларын бирү буенча конкурс башлана. Коммерциячел булмаган оешмалар өчен бәйге 21 юнәлеш буенча үткәрелә. Аның гомуми бюджеты – 163 миллион сум.

21 юнәлеш буенча Рәис гранты алу мөмкинлеге бар

Конкурста ярты ел элек теркәлгән һәм аннан да озаграк эшләгән коммерциячел булмаган оешмалар катнаша ала. Күптән түгел теркәлгән оешмалар исә 500 мең сумнан артмаган ярдәмгә дәгъва итәчәк. Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге директоры Зөлфия Сафина сөйләвенчә, август уртасына кадәр конкурста катнашучылар гаризалар тапшырачак. Бу вакыт эчендә шулай ук күпсанлы консультацияләр һәм очрашулар оештырырга җыеналар.

 

– Барлык 45 муниципаль берәмлек тә конкурста катнашыр дип көтәбез. Бездә бәйгедә катнашучы һәр өченче кеше җиңә, – диде Зөлфия Сафина.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев, үз чиратында, конкурс барлык социаль юнәлешләрне үз эченә ала, дип белдерде.

 

– Төп максат – гражданлык җәмгыятен үстерүдә катнаша торган социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү. Без Көнбатыш грантларына төрле илләр мәнфәгатьләрендә гражданлык инициативалары үскән вакытларны кичердек. Бу – Сорос һәм башка фондлар. Моннан тыш, бик күп яшьләр төрле укуларга, стажировкаларга китте. Мондый грантларда тулы бер буын үсте, – диде спикер.

Әмма хәзер коммерциячел булмаган оешмалар Россия грантларына дәгъва итә ала. «Бүгенге көндә бездә ил һәм гражданнар мәнфәгатьләренә хезмәт иткән, тормыш сыйфатын яхшырта торган коммерциячел булмаган оешмалар һәм проектлар хуплана. Шул исәптән экологияне яхшыртуга, социаль яклауны үстерүгә, аерым алганда, катлаулы тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгәннәре бик күп», – диде Терентьев. Мисал итеп ул «Кеше приюты» оешмасын китерде. Сигез ел эшләү дәверендә проект авыр хәлдә калган меңләгән кешегә ярдәм итә. Бүген бөтен Татарстанда мохтаҗларга туклану пунктлары эшли. Бу уңай тәҗрибә республикадан читтә дә тарала. Проект берничә тапкыр республика һәм федераль грантлар откан.

 

– Мондый идеяләр тормышка ашсын өчен грант ярдәме бар. Республикада кечкенә инициативалардан башланган һәм грант ярдәме белән иҗтимагый тормышта мөһим вакыйгаларга әверелгән проектлар күп, – дип ассызыклады Терентьев.  

 

2022 елдан республикада барлыгы биш конкурс үткәрелгән, 735 оешма грант ярдәме алган. Моңа төбәк бюджетыннан 318 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулай ук 248 млн сум федераль акча җәлеп ителгән. «Шулай итеп, 2022 елдан 2025 елга кадәр Татарстанда Социаль юнәлешле проектларны гамәлгә ашыруга ярты миллиард сумнан артык акча тотылды», – дип аңлатты спикер. Узган елларда социаль хезмәт күрсәтү, сәламәтлек саклау, гаиләгә ярдәм итү һәм татар милли мәдәниятен саклап калу кебек проектлар аеруча игътибар үзәгендә булган.

 

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров ассызыклаганча, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре конкурсны көтеп ала. Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруда катнаша торган коммерциячел булмаган оешмалар өчен әлеге конкурс зур ярдәм булып тора. Чөнки алар үз идеяләрен, проектларын тормышка ашыру өчен финанс ярдәме ала. «Без Татарстан Рәисе грантларын бирү конкурсының бердәм грант операторы белән берлектә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында милли-мәдәни берләшмәләребез өчен укулар уздырдык. Татарстан халыклары ассамблеясы составындагы милли-мәдәни берләшмәләребез бу конкурска аерым игътибар бирә һәм көтеп ала», – диде Тимур Кадыйров.

 

Шуны да әйтергә кирәк: милләтара татулыкны ныгытуга һәм мәдәни мирасны саклауга юнәлдерелгән инициативалар өстәмә ярдәм алачак. Шулай ук, коммерциячел булмаган оешмаларны әйләнә-тирә мохитне саклау һәм хайваннарны яклау өлкәсендәге проектларны күбрәк эшләргә өндәделәр. Бу юнәлеш Президент грантлары фонды өстенлекләренең берсе буларак бүленгән. Җиңүчеләр октябрьнең соңгы атнасы – ноябрь башында билгеләнәчәк. Проектлар 2027 елда тормышка ашырыла башлаячак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре