Казанның Пролетар урамындагы биш катлы йортларның берсендәге фатирда ир-атның мәете табылган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт торак инспекциясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Ведомство мәгълүматларына караганда, фатирдагы газ плитәсенең барлык конфоркалары ачык булган. Хәзерге вакытта әлеге торакта газ белән тәэмин итү туктатылган.
Вакыйганың барлык шартлары ачыклана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез