Җәйнең шулай аномаль киләсен әйтеп, мәгълүмат кырында яздан ук быргы кычкырталар инде. Моны Тын океандагы Эль-Ниньо агымының соңгы 140 елда тиңе булмаганча көчәюенә бәйләүчеләр күп. Океан өслегенең гадәттән тыш җылынуы күп төбәкләрдә гадәттән тыш эсселек, аерым төбәкләрдә көчле яңгырлар вәгъдә итә, дип язучылар байтак булды. «Ватаным» хәбәрчесе кичә генә Уралдан – Свердловск өлкәсеннән – хәбәр алды. «Бездә көн дә көчле яңгырлар, агып китәбез инде», – диләр.
Европадагы көчле эсселекнең тагын бер кыен ягы бар: анда кондиционерлар юк. Бердән, уртача һавага ияләшкән парижлы һәм амстердамлыларга алар моңарчы бик кирәк тә түгел иде. Икенчедән, энергия чыганакларына бәяләр котырганда, кондиционер чамасыз кыйммәткә төшә. Бүлмәне суыту аны кышын җылытуга караганда күбрәк энергия сорый. Париж түрәсенең: «Парник газлары чыгару буенча дөньяда икенче урында торган ил буларак, сез глобаль җылыну һәм аның без Франциядә кичергән нәтиҗәләре өчен җаваплылыкның шактый зур өлешен күтәрәсез. Моннан тыш, шәһәрләрегезнең 90 проценты кондиционерлар белән җиһазландырылган булу да моңа үз өлешен кертә», – дип ачыргалануын аңларга була.
Теманың тагын бер мөһим ягына игътибар иткәнсездер: америкалылар мул яшиләр һәм, чынлыкта, бар планета хисабына. Доллар экспортлау аларны шулай югары күтәрде. Халыкара резерв валютасы булып йөргән акчага ышаныч бетеп, аның планетакүләм кулланышы кими башлауга, океан артындагылар коралга тотынды. Алар башлаган сугышларның экологик нәтиҗәсе турында әлегә беркем дә эндәшми. Ә бит атмосферага бик күп зыянлы матдәләр тарала.
Илон Маскка сүз бирсәк, тагын бер кызыклы фактка тап булабыз. Маск исә: «USAID»ны финанслау кыскартылганнан соң, Африкада үлем-китем кимеде, чөнки хәзер алар, сул режимнар урнаштыру өчен көч кулланып, революцияләр оештыра алмыйлар», – ди. Америка Кушма Штатларының Халыкара үсеш агентлыгы (USAID) авызлыклангач, янкилар башкаларның эшенә тыкшынудан туктады, дип уйлый күрмәгез. Алар әле генә җир тетрәүдән зыян күргән Венесуэлага 150 миллион долларлык ярдәм күрсәтте. Әмма быел гына да ул илнең 5,49 миллиард долларлык нефть керемен конфискацияләп, үзләренә алдылар. Америка ярдәме турында сүз чыкканда, менә шуларны белергә кирәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез