Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Татарстандагы бер компаниянең ихтимал мошенниклык гамәлләре турындагы җинаять эше буенча тикшерү барышы турында хисап әзерләргә кушкан.
Моңа Барнаул, Новосибирск, Оренбург, Краснодар һәм башка шәһәрләрдән эшмәкәрләрнең мөрәҗәгатьләре сәбәп булган. Алар белдергәнчә, әлеге очракта ил буенча туристик бизнесның 300дән артык вәкиле зыян күргән.
Гариза бирүчеләр әйтүенчә, Татарстан компаниясе туристлар базасын булдыру хезмәтләре тәкъдим иткән, әмма үз өстенә алган йөкләмәләрне үтәмәгән. Моннан тыш, 2025 елның маеннан 2026 елның мартына кадәр теркәлгән товар билгесе булмаган франшизалар сатылган дип хәбәр ителә. Шулай ук компаниянең акчаны кире кайтару турындагы мөрәҗәгатьләргә җавап бирмәве әйтелә.
Әлеге факт буенча Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты идарәсе мошенниклык маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез