Газетага язылу

Фәүзия Кадыйрова: «Үз бәяңне белергә кирәк»

«Мин – ерак йолдыз – икенче галактика». Бу юллар – автор-башкаручы Фәүзия Кадыйрованың үзе иҗат иткән җырыннан.

Фәүзия Кадыйрова: «Үз бәяңне белергә кирәк»

Ул «Дәфнә» тәхәллүсе белән чыгыш ясый һәм уй-фикерләре, иҗаты белән башкалардан аерылып тора. Өлкәннәр яшь җырчыны аңлап бетермәскә, тәнкыйтьләргә дә мөмкин. Ләкин Фәүзия-Дәфнә ул – бүгенге заман яшьләренең бер вәкиле. Аның үзгә стиле генә түгел, кыюлыгы, үзсүзлелеге дә күзгә ташлана. Фәүзия Кадыйрова бүген рәхәтләнеп чит телдә, русча гына да җырлый ала. Әмма ул күбрәк татарча җырлар башкарырга тели. Сөйләшкәндә дә, шәһәр кызы булуына карамастан, бер генә рус сүзе дә кыстырмый. Менә шул сыйфатлары белән ул безнең дә игътибарны җәлеп итте.

– Фәүзия, интервьюларда да, җырларыңда да һәрвакыт хатын-кыз көчле, кыю дигән фикереңне ишетәм. Безне гадәттә йомшак, назлы булырга өйрәтәләр бит.

– Йомшак, назлы булуда, матурлыкта, зирәклектә дә көч бар. Бу яшьләргә генә кагылмый. Яшәеш чорында төрле вакыйгаларны, гаделсезлекне күреп, хатын-кызларның шул сынаулардан чыга белүе дә, минемчә, аларның көчле булуы турында сөйли. Әнием: «Һәрвакыт үзеңне беренче урынга куй», – дип үстерде. Әлбәттә, гел алай булмады.

– Ләкин үзеңне беренче урынга кую да – каршылыклы мәсьәлә. Бу эгоизмга китерергә мөмкин.

– Әйе, эгоизм хисе дә булырга мөмкин. Ләкин инде кияүгә чыккан хатын-кыз буларак шуны әйтә алам: хатын-кыз өйдә үзен бәхетле хис итсә, барысы да бәхетле булачак. Чөнки безнең кәефебез бар җиргә тарала. Инглизчә шундый мәкаль бар: бәхетле хатын-кыз булсаң, гомерең дә бәхетле була. Мин менә шундый фәлсәфә белән яшим.

– Акыллы фикер йөрткән кызлардан гадәттә егетләр курка. Сиңа сөйгән ярыңны табу кыен булмадымы?

– Беренче адымны үзем ясадым. Аны күрдем дә, матур егет дип, янына килеп таныштым. Аралаша башлагач, акыллы, кешелекле булуы да ачылды. Ике елдан никах укыттык. Көчле, фикерле кызларны үзендә дә шундый ук сыйфатлары булган егетләр сайлый. Ә куркак егетләр синең тирәдән бик тиз юкка чыга.

– Бик үзенчәлекле җырлыйсың. Андый стильне бөтен кеше дә кабул итми. Сине тамашачы үз иттеме, ничек уйлыйсың?

– Кабул иттеләр дип уйлыйм. Татарстаннан читтә дә, Мәскәүгә дә фестивальләргә чакыралар. Хәтта ерак Салехард шәһәрендә дә җырлап кайттым. Грузиядә, Берлинда зур концерт куйдым. Кеше кызыксына, татар җырларының шундый жанрда яңгыравы да кирәк.

– Син иҗатыңны мондый стильдә аңлап башладыңмы, әллә очраклы гына килеп чыктымы?

– Аңлап башладым. Мин үскәндә телевизордан чит илнең музыка каналын карый идем. Анда хәзер мин иҗат иткән стильдәге җырларны яңгыраталар иде. Ә безнең татар каналларында андый яңгыраш, стиль юк. Кайчан барлыкка килер икән дип көтеп утырмадым, үзем шул юнәлештә иҗат итә башладым. Чөнки күңелемә нәкъ менә шундый җырлар җитмәде.

– Куркытмадымы?

– Ул вакытта мин студент идем һәм үземне күрсәтәсем, танытасым килде. Башта инглиз телендә иҗат иттем. «Дәфнә» татар проектын үземнең җаным өчен, кечкенә генә аудиториягә дип, сайт варианты буларак башлаган идем. Бернинди танылу да көтмәдем, шуңа куркытмады да. Ә ул проектым моңарчы булганнарыннан тизрәк үсә башлады, танылу алды.

– Ни өчен «Дәфнә» тәхәллүсен сайладың?

– Дәфнә ул – лавр агачы. Бу исемнең халыкара яңгырашта булуын һәм аңлашылуын теләдем. Чөнки минем максатым да – халыкара танылу. Тагын бер сәбәбе: дәфнә ул – яшеллек, урман. Минем өчен татарлыгым – яшел төс, урман, табигать, моң. Греклар мифологиясендә дә Дәфнә исемле кыз турында хикәя бар. Анда ул үзенә гашыйк булган Аполлонга бирелмәс өчен аңардан кача һәм дәфнә агачына әверелә. Шуңа күрә «Дәфнә» – минем өчен үз фикерләреңә тугры калу билгесе дә.

– Син шулкадәр тырышып татарча сөйләшәсең. Ниндидер сүзне белмәсәң дә, русчасын кыстырмыйсың.

– Әйе, саф татарча сөйләргә тырышам. Телемнең чиста булуын телим. Мин рус мәктәбендә белем алдым, университетта да русча укыдым. Музыка белән дә русча шөгыльләндем. Шуңа күрә уйлавым да русча. Татарча сөйләшкәндә фикерләремне тәрҗемә итәм. Шулай да бер үк сүзләрне кулланмыйча, татарча чиста сөйләшергә тырышам. Сүзләрне аз белсәң дә, фикереңне кызыклы итеп җиткерергә кирәк.

Татар балалар бакчасына йөрдем, әнием дә – татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Өйдә һәрвакыт татарча сөйләшәбез. Милләтемә мәхәббәтне әнием сеңдерде. Минем татар телендә сөйләшеп кыланасым килми, ә туган телем белән яшисем килә.

– Син үзең язган җырларны гына башкарасыңмы?

– Юк, кайбер иске татар җырларын, халык җырларын да башкарам. «Дәфнә» проекты белән беренче альбомымны чыгарганда «Әдрән диңгез» җырын җырладым.

– Үзең язган җырларда иң яратып иҗат итә торган тема нинди?

– Ул мәхәббәт хакында гына түгел. Минем өчен җырларымда кешеләрнең холкын, эчке дөньясын, төрле сыйфатларын, бәхетле яисә ачулы чагын да күрсәтү кызыклы. Текстын да, көен дә язып чыгарган 15 ләп татарча җырым бар.

– Гастрольләргә йөргәндә дә татарча җырларны башкарасыңдыр бит?

– Әлбәттә, мине шул татарча җырларны җырларга чакыралар да.

– Концертларыңа башка милләт кешеләре дә киләме?

– Киләләр. Берлинда төрекләр, алманнар тыңлады. Казахстанда да казахлар күп килгән иде. Грузиядә чыгыш ясаганда күбесе татарлар, шулай да башка милләт кешеләре дә җыелды. Алар – заманча музыканы аңлый торган яшьләр, шуңа күрә татарча җырларны да кабул итәләр.

– Продюсерың бармы?

– Юк, барысын да үзем эшлим. Күптән түгел концерт менеджерым барлыкка килде.

– Артистлар, акча юк, дип зарлана. Ә син проектларыңны тормышка ашырырга финансларны ничек табасың?

– Мин беренче альбомыма акчаны мәктәптә инглиз телен укытып җыйдым. Моның өчен миңа тугыз ай вакыт кирәк булды. Хезмәт хакымның яртысына яшәдем, яртысын җыеп бардым. Артык бернигә дә туздырмадым. Иҗатны, акчаң булмаса, акустик җырлардан башларга мөмкин. Әллә ни танылмаган студиягә барасың. Анда 1 сәгать вакыт 2 мең сум тора, шунда яздырасың. Беренче җырларымны мин дә шулай яздырдым, интернет аша тараттым. Иң мөһиме – теләк кирәк. Ә инде гонорарларга килгәндә, таныла башлагач, үз бәяңне белергә кирәк дип саныйм. Бу бик мөһим.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре