Газетага язылу

Алла Пугачева йөрәгенә ике операция ясаткан

Җырчы Алла Пугачева йөрәгенә ике операция ясату сәбәпле, алга таба чыгыш ясаудан баш тарткан. Бу хакта “Российская газета” Mash каналы хәбәренә таянып яза.

Канал мәгълүматлары буенча, 76 яшьлек җырчы ярты ел элек Европадагы клиникада дәваланган. Операциядән соң аңа сәхнәгә чыгу нык кыенлашкан. Алла Пугачева, сәламәтлегенең алга таба тагын да ныграк какшау куркынычын истә тотып, башка чыгыш ясамаска карар иткән. Ул сулыш кысылудан һәм күкрәк читлеге  авыртудан интегә.

Табиблар аңа сәламәтлеген кайгырту йөзеннән лаеклы ялга китәргә тәкъдим иткән, дип билгеләп үтелгән канал хәбәрендә.

Чыннан да җырчы Таиландта булырга тиешле концертыннан (2 миллион доллар тәкъдим иткән булганнар)  баш тарткан да инде. Шулай ук 500 мең долларга шәхси чарада да катнашмаячак.

Каналда искәртеп үтелгәнчә, Алла Пугачеваның йөрәгенә бәйле проблемалар берничә ел элек башланып киткән. 2006, 2008 һәм 2010 елларда җырчының йөрәгендәге кан тамырларына стент урнаштыру буенча операция кичергәнлеге мәгълүм.

Пугачева үзенең бүгенге хәле буенча әлегә бернинди дә аңлатма бирмәгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре