Казанның Балалар республика клиник хастаханәсе (ДРКБ) табиблары үңәче тумыштан дөрес формалашмаган яңа туган сабыйга уңышлы операция ясаган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
Сабыйны тугач ук реанимация бүлегенә озатканнар. Тикшерү вакытында аның үңәче бүлекләренең бер-берсенә тоташмавы ачыкланган. Табиблар билгеләп үткәнчә, хирургик ярдәм күрсәтелмәгән очракта мондый патология тормыш белән ярашмый.
Белгечләр ким җәрәхәтләүче торакоскопик ысул ярдәмендә патологияне төзәткән. Әлеге заманча операция зур кисемнәр ясамыйча башкарылган, бу исә яңа туган сабый өчен аеруча мөһим.
Операция уңышлы узган. Сабыйның операциядән соңгы хәле тотрыклы булган, катлауланулар күзәтелмәгән. Хәзер ул өенә чыгарылган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез