Газетага язылу

«Кара тәнле чибәркәй»: Нурминскийлар гаиләсе нәни кызларына үзенчәлекле исем кушкан

Татарстаннан җырчы Альберт Нурминский һәм аның хатыны Алсуның тәүге нарасые дөньяга килгән. Алар яңа туган кызчыкка гадәти булмаган исем кушкан.

«Кызыбызга Киара дигән исем куштык. Әтисенең исеме белән бик шәп яңгырый. «Кара тәнле чибәркәй» дип тәрҗемә ителә. Исеме кызыбызга бик килешеп тора: ул минем кебек каракучкыл тәнле, әтисе кебек озын буйлы», – дип язган Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яшь әти-әнине дуслары котлаган. «Гадәти булмаган яңгыравыклы исем», «Матур исем, балагыз сәламәт булсын», – дип язып калдырганнар сабыйның исеме турында социаль челтәрләрдә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре