Газетага язылу

Татарстанда автокредитларның уртача вакыты бер ел эчендә 18,4 процентка арткан

2026 елның май нәтиҗәләре буенча Татарстанда автокредитның уртача вакыты 6,06 ел тәшкил иткән. Бу күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 18,4 процентка арткан. Бу хакта Милли кредит тарихлары бюросы (НБКИ) аналитикасында әйтелә.

Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында 19 нчы урында урнашкан. Рейтингта Краснодар крае (6,65 ел), Ставрополь крае (6,59 ел) һәм Волгоград өлкәсе (6,34 ел) алдынгы өчлеккә кергән.

Автокредитларның иң кыска вакыты исә Мәскәүдә (5,29 ел), Санкт-Петербургта (5,45 ел) һәм Мәскәү өлкәсендә (5,46 ел) теркәлгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре