Газетага язылу

Чаллы кешесе 3,8 миллион сум акчасыннан колак каккан

Чаллыда яшәүче 47 яшьлек ир-ат криптовалютаны сумга алыштырырга теләгәндә мошенниклар корбаны булган. Нәтиҗәдә ул 3,8 миллион сумлык акчасын югалткан. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, ир-ат мессенджерда криптовалюта алмаштыру хезмәтен тәкъдим иткән кешеләрне тапкан. Алар җибәргән сылтама буенча күчеп, күрсәтмәләрне үтәгән һәм мошенниклар счетына 40 мең берәмлек криптовалюта күчергән. Операция вакытында аның бәясе 3,8 миллион сум тәшкил иткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре