Татарстан укучылары икътисад һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия кейс-чемпионатында катнаша ала

Россия Икътисади үсеш министрлыгы ярдәме белән икътисад һәм эшкуарлык буенча Бөтенроссия кейс-чемпионаты уздырыла. Кейс-чемпионат 9 – 11 сыйныф укучыларына һәм урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем алучы студентларга эшкуарлык сәләтләрен сынап карарга, креатив фикерләү, аралашу күнекмәләрен һәм командада эшли белү сәләтен үстерергә мөмкинлек бирә.

Кейс-чемпионатны уздыру форматы ике юнәлеш буенча команда белән катнашуны күздә тота: бизнес-кейсны хәл итү яки бизнес-проект эшләү. Эшкуарлык компетенцияләрен булдыру максатыннан чарада катнашучылар өчен эшләп килүче эшкуарлар арасыннан экспертлар берләшмәсе вәкилләрен, Россиянең әйдәп баручы югары уку йортлары профессорларын һәм укытучыларын җәлеп итеп, тренинглар һәм мастер-класслар оештырылачак.

Кейс-чемпионат интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрне, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә сәләтләрне үстерүгә, фәнни (фәнни-тикшеренү), инженер-техник, уйлап табу, иҗади, физкультура-спорт эшчәнлегенә кызыксынуны үстерүгә, шулай ук фәнни белемнәрне, иҗади һәм спорт казанышларын пропагандалауга юнәлдерелгән олимпиадалар һәм башка интеллектуаль һәм (яки) иҗади конкурслар, чараларның Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган исемлегенә керде.

2022 елда кейс-чемпионатның 14 көнлек төбәк этаплары Россия Федерациясенең 25 тән артык субъектында оештырылачак. Кейс-чемпионатның төбәк этапларында җиңүчеләр 2022 елның декабрендә Мәскәү шәһәрендә узачак финалга һәм суперфиналга чакырылачак.

Кейс-чемпионатта катнашу өчен теркәлү 2022 елның 29 августыннан 3 октябренә кадәр ачык. Гариза бирү өчен, команданың видео-визиткасын әзерләргә һәм https://olymp.hse.ru/championship/presentation сылтамасы буенча йөкләргә кирәк.

Россия Федерациясенең билгеле бер субъектында кейс-чемпионат уздыру турында тулырак мәгълүматны Югары икътисад мәктәбе оештыручыларыннан электрон почта аша case@hse.ru яисә Татарстан Республикасы буенча төбәк вәкиле Муравьева Диләрә Рафаил кызыннан тел. 89872953520 алырга мөмкин.


Фикер өстәү