Вакытында кайгыртырга кирәк. «Җенси тормыш турында бала мәктәптә белеп кайтырга тиеш»

Бүген Татарстандагы һәр бишенче гаиләдә хатын-кыз табигый юл белән йөккә уза алмый интегә. Республикада гына түгел, ил күләмендә шул хәл. Рәсми саннардан күренгәнчә, соңгы ун елда Россиядә бала алып кайта алмаучы хатын-кызлар саны – өч, ир-атлар ике тапкыр арткан. Белгечләр моның төп сәбәпләренең берсе дип һәр икесенең репродуктив сәламәтлегенә вакытында игътибар бирелмәүдә күрә. Әти-әни буласыңны мәктәп бусагасынан ук кайгырта башларга кирәк, ди алар.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш репродуктологы Фирая Сабирова сүзләренә караганда, бүген баласының репродуктив сәламәтлегенә бармак аша караучы ата-аналар шактый икән. Араларында хәтта мәктәпкә килгән белгеч хезмәтеннән язмача баш тартучылары да бар.

– Билгеле булганча, балалар мәктәп укыганда профилактик тикшеренү уза. Ни гаҗәп: күп кенә ата-ана кызының балалар гинекологына күренүенә каршы төшә, бу хезмәттән язмача баш тарта. Кызымны үзем йөри торгач белгечкә алып барам, янәсе. Форсаттан файдаланып, мондый фикердә торган әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә: мәктәпкә килгән балалар гинекологыннан куркырга кирәкми. Аларның белеме дә, тәҗрибәсе дә җитәрлек. Кыз бала – булачак әни бит. Белгечләр уздырган тикшеренүләр исә, күп кенә чирләрне башлангыч чорда ачыклап, вакытында дәваланырга мөмкин бирә, – дип сөйләде табиб «ВТ» хәбәрчесенә.

Фирая Сабирова сүзләренә караганда, бу арада министрлыкта үсмерләр арасында уздырылган профилактик тикшеренүләр рәтенә УЗИны кертү турында да сөйләшүләр алып барыла. Ник дигәндә, соңгы арада яшүсмерләр арасында җенес әгъзаларында киста пәйда булу очраклары да арта башлаган. Алар, үз чиратында, киләчәктә әти-әни булу бәхетеннән мәхрүм итәргә мөмкин. УЗИ ярдәмендә исә кистаны тиз арада төгәл ачыклап була.

– Замана ата-аналары баласының сәламәтлегенә игътибарлырак булсын иде. Җенси тәрбия, репродуктив сәламәтлек мәсьәләләренә күз йомарга ярамый. Бу нечкә темалар турында бала белән гел сөйләшеп, аңлатып торырга кирәк. Бигрәк тә малайларның репродуктив сәламәтлегенә бәйле проблемаларны вакытында ачыклау мөһим. Кыз баланың айлык циклы бозылса, ул кисәк кенә тазарса, тәнендә төкләр саны артык нык артса да, кичекмәстән, табибка күренергә кирәк, – ди Фирая Сабирова.

Казан дәүләт медицина университеты клиникасының баш табиб урынбасары Светлана Гобәйдуллина да, бүген балалар белән четерекле мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшү җитми, дип саный.

– Без еш кына мәктәпләрдә яшүсмерләр белән очрашып, лекцияләр укыйбыз. Шунда утырганда утыз ел элек булган вазгыятьне искә төшерәм дә шаккатам: хәзер балалар җенси тәрбия, репродуктив сәламәтлек турындагы гап-гади әйберләрне дә белми, – ди ул.

Халык арасында уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләре дә шул хакта сөйли. Күптән түгел Илкүләм халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) белгечләре уздырган тикшеренү барышында респондентларның 78 проценты: «Җенси тормыш, репродуктив сәламәтлек үзенчәлекләре турында бала мәктәптә белеп кайтырга тиеш, моның өчен махсус фән кертергә кирәк», – дип җавап биргән. Сораштыру катнашучыларның 10 проценты – «Моны ата-ана аңлатырга тиеш», тагын 3 проценты исә: «Бала белән бу хакта сөйләшергә кирәкми, вакыты җиткәч, үзе барысын да аңлый ул», – дип җаваплаган.

Үсмер сәламәтлегенә игътибар җитәме?

Гөлия Бәширова, балалар гинекологы:

– Кыз балаларның репродуктив сәламәтлеген дөньяга килгән көненнән үк кайгырта башларга кирәк. Моның өчен көндәлек гигиена кагыйдәләрен үтәп, даими рәвештә педиатрга күренеп тору мөһим. Бу яктан замана ата-аналары бик аңлы. Кыз баланың сәламәтлегенә дәүләт дәрәҗәсендә дә зур игътибар бирелә. Балалар гинекологлары саны арта, табиблар өчен уздырылган чараларда да булачак әниләр – кыз балаларның сәламәтлеге турында даими фикер алышабыз. Соңгы арада яшүсмер кыз балалар арасында күкәйлекләрдә киста пәйда булу, калкансыман биз гормоннары тиешенчә бүленеп чыкмау (гипотериоз) очраклары еш күзәтелә башлады. Аларны вакытында дәваламасаң, кыз бала киләчәктә бөтенләй балага уза алмаска мөмкин. Бала белән ачыктан-ачык сөйләшү дә мөһим. Кыз һәм малайларның үзара нәрсә белән аерылып торулары турында сөйләшүне 3–5 яшьтән үк башларга кирәк. Хәзер моны дөрес һәм җиңелрәк эшләргә ярдәм иткән махсус психологик китаплар да бар. «Купальник кагыйдәсе» дигән гыйбарә бар: тәннең коену киеме каплап торган өлешләренә беркемнең дә кагылырга хакы юк! Бала аны да белеп торырга тиеш.

Азат Мифтахов, балалар урологы:

– Кызганыч, бүген ир балалар сәламәтлегенә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми. Ул малайны тугач та табибка күрсәтү, балалар бакчасында, мәктәптә укыган чорда профилактик тикшеренү узуга гына кайтып кала. Ир бала җенси яктан өлгерә башлаган чорда ата-ана үзен ничек тотарга белмичә югалып кала. Нәтиҗәдә, бала бу турыда интернеттан, еш кына ялган мәгълүмат урнаштырылган башка чыганаклардан укып белә. Без укыган чорда мәктәпләрдә сәламәт яшәү рәвешенә багышланган валеология дигән фән керә иде. Анда берочтан җенси тәрбия турында да сөйләделәр. Мәктәпләргә бу фән кире әйләнеп кайтса, балаларның репродуктив саулыгына да игътибар артыр иде. Бүген мәктәп яшендәге һәр өч малайның берсендә репродуктив сәламәтлеккә бәйле тайпылышлар күзәтелә. Малай ир-ат буларак сау-сәламәт булсын өчен, даими рәвештә урологка күренеп торырга, җенес әгъзасын имгәнү, ялкынсынулардан сакларга, үз белдеге белән дәваланмаска тиеш. Вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәсә, һәр ун малайның берсе нәселсез калырга мөмкин.

 


Фикер өстәү