Татарстанга йогышлы авыруларның кайcы илләрдән кертелүен әйткәннәр

“Начар” исемлеккә 16 ил кергән.
Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе Россия чигендә санитария-карантин контролен уздыруны дәвам итә. Белгечләр бу эшне “Казан” һәм “Түбән Кама-Бигеш” аэропортларының санитария-карантин пунктларында уздыра.

Белгечләрнең мәгълүматларына караганда, авиарейсларның 60 проценттан күбрәге Татарстанга йогышлы авырулар киң таралган илләрдән килә. Исемлеккә 16 ил – Кыргызстан, Беларусь, Әзәрбәйҗан, Казахстан, Грузия, Таҗикстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сербия, Таиланд, Әрмәнстан, Иран, Шри-Ланка кергән.

Татарстанда яшәүчеләр бу илләргә барган очракта Кырым геморрагик бизгәге, Көнбатыш Нил бизгәге, денге бизгәге, ваба (холера) һәм малярия кебек йогышлы авырулар ияртеп кайтырга мөмкин.

Быел 3 айда “Казан” һәм “Түбән Кама-Бигеш” аэропортларында бер меңнән артыграк самолет һәм 150 меңнән күбрәк пассажир тикшерелгән. 4 пассажирда йогышлы авыру билгеләре ачыкланган. Аларга йогышлы авыруларга каршы барлык чаралар күрелгән.


Фикер өстәү