Илсөя Бәдретдинова: «Әти, мин – синең малаең! Син теләгәнчә…»

Кичә, Ватанны саклаучылар көнендә, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова бакыйлыкка күчкән әтисенә багышланган «Эх, әти…» җырын тамашачыга тәкъдим итте. Җырчы кадерле кешесенә бәйле хатирәләре белән дә уртаклашкан. 

– Десантник иде әти. Җизниләр дә, племянник та… Бездә гел десантниклар. 23 февраль җитсә, әтинең пилорамында җыелалар иде, утырып алалар иде… Опилка исе, чын ир-атлар көлүе, агач төбеннән ясаган өстәлдә 3 литрлы «Горбачевтан сәлам», тозлы кыяр…

Барысы да елмайган… Якын кешеләр… Исән чаклары…

Инде әти дә юк, җизнәй дә… Ярты сәгатькә бер ашарга чыгарып торучы апай да юк… «Әстәгы, бу банка да беткән», – дип сүгүче әни дә юк…

Ә күңел түрендә – әтидән калган җылылык…

Бу җырымны сиңа багышлыйм, әти! Мин – синең малаең! Син теләгәнчә… Сказал – больше не сказал!» – дигән җырчы социаль челттәрләрдә.

Җыр һәм Илсөянең хатирәләре язылучылары күңеленә бик хуш килгән. Алар аңа рәхмәтләрен белдереп, үзләренең әтиләре турындагы хатирәләре белән дә уртаклашканнар.

Җырның  көе һәм аранжировкасы Илдус Дәүләновныкы, Ренат Галиәскәр сүзләре.

 


Фикер өстәү