10 февральдә Мамадышта VIII Бөтенроссия “SUNNYФест” узачак

10 февраль көнне Мамадышта VIII Бөтенроссия “SUNNYФест” узачак. Анда 20 дән артык команда катнашыр дип көтелә. Килгән кунакларны Мамадыш лимонады һәм Мамадыш сыры белән сыйлаячаклар. Бәйрәм бик күңелле узар дип ышандыра оештыручылар. Күңелле уеннар белән бергә дәртле, матур җырлар да булачак.

Бу көнне Мамадыш гөрләп торачак. Балалар да, олылар да күңелле ял итәчәк. Бәйрәм иртәнге 10.00 да башланып кичке 18.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!


Фикер өстәү