Казан марафонында 12 меңнән артык кеше катнашачак

 Быел Казан марафонында 12 мең йөгерергә яратучы катнашыр дип көтелә. Бүгенге көндә оештыручылар инде 17 илдән 10 меңнән артык кешедән гаризалар кабул иткән. Алар арасында марафонда һәм ярыммарафонда Россия чемпионы Федор Шутов, йөгерү стартлары җиңүчесе һәм призеры Александра Морозова да бар.  Бу хакта Казан мэриясе порталы хәбәр итә.

Казан марафоны 14 нче һәм 15 нче майда узачак. Беренче көнне балалар стартлары, ползункиларда йөгерү һәм 3 км дистанциягә йөгерү булачак. Якшәмбе көнне, 15 нче майда, 42,2 км һәм ярыммарафон дистанциясенә – 21,1 км, шулай ук 10 км дистанциягә йөгерүләр узачак. Шул ук көнне терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган кешеләр өчен 42,2 км дистанциягә Россия чемпионаты узачак.

Стартларга 12 меңнән артык йөгерергә яратучылар чыгар дип көтелә, аларның 70% ы – Россиянең башка шәһәрләреннән һәм чит илләрдән килгән катнашучылар. Иң популяр дистанциягә – 21,1 км – 3 меңнән артык катнашучы, марафон дистанциясенә 2,7 мең тирәсе атлет теркәлгән. Шулай ук 3 километрга йөгерү дә популяр булып тора.

Гадәттәгечә, Казан марафоны өчен рәсми сертификация узган матур трасса сайланган. Йөгерүчеләр Кремльне, «Казан» гаилә үзәген, Миллениум күперен, Кремль дамбасын һәм яр буен күрәчәкләр. Быел 10 км араны сайлаган спортчылар өчен трасса үзгәртелгән – алар Кремль яры буйлап йөгерәчәкләр. Моңа кадәр трассаның әлеге участогы бары тик спортчыларга марафон дистанциясендә генә бирелә иде.

Оештыручылар катнашучыларның куркынычсызлыгына зур игътибар биргән. Атлетлар ярышларга йөгерүдә катнашырга рөхсәт бирүче белешмә булган очракта гына чарага кертелә. Спортчылар бәхетсезлек очракларыннан иминиятләштерелгән, ә трасса дәвамында ашыгыч ярдәм бригадалары һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кизү торачак.

Трасса буенда туклану һәм су эчү нокталары урнаштырылачак.


Фикер өстәү