Чаллы полициясе башлыгы урынбасары Данис Садыйков белән хушлашу бүген 10.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе бинасында – Рәис Беляев проспекты, 13 йортта узачак. Бу хакта Чаллы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Данис Садыйков шәһәр зиратларының берсендә җирләнәчәк.
Чаллы полициясе башлыгы урынбасары кичә юл һәлакәтенә очрап һәлак булды.