Радмир Беляев Татарстанның Менделеевск районы башлыгы итеп билгеләнде

Татарстанның Менделеевск районы Башкарма комитетының элекке җитәкчесе Радмир Беляев хәзер бу муниципалитетның башлыгы булды. Бүгенге утырышта район Советы депутатлары бертавыштан Беляев кандидатурасын хуплады, дип яза «Татар-информ».

«Менделеевскига бурычларны хәл итү өчен алдынгы карашлы җитәкче кирәк», — дип белдерде ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин.

Бердәм тавыш бирү көнендә, 11 сентябрьдә, Менделеевскида Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узды. Радмир Беляев дүртенче шәһәр округында сайлаучыларның күпчелек тавышын җыйды, бу аңа мэр кәнәфиен алырга мөмкинлек бирде.

Радмир Беляев хезмәт эшчәнлеген 2007 елның мартында Чаллының «Нур» яшьләр үзәгендә башлый. 2016 елның октябрендә Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә.

2019 елның апрелендә ТР Түбән Кама районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазифасына күчерелә. Анда 2021 елның 31 августында Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнгәнче эшли. 2021 елның 16 ноябренә кадәр районны Валерий Чершинцев җитәкли.

 


Фикер өстәү