Самолет билеты өчен акча кире кайтарыламы?

Россиянең көньягына аэропортлар эшен вакытлыча туктатты дигән хәбәрләр таралды. Билет өчен түләгән акчаны кире кайтарып буламы?

Исемем редакция өчен генә

Роспотребнадзор аңлатмасы

Моңа бәйле сораулар белән төбәктәге идарәгә аңлатма сорап мөрәҗәгать итәргә була. Рейс гамәлдән чыгарылган яки тоткарланган, маршрут үзгәргән яки рейс башкарылмаган очракта, пассажир юл өчен түләнгән сумманы кире кайтару хокукына ия. Россиянең көньягындагы кайбер аэропортларның эше 24 февральдән туктатылып торуын, шулай ук авиакомпанияләр очышларны башкара алмаска мөмкинлеген исәпкә алып, гамәлдән чыгарылган рейс пассажирлары билет өчен акчаны кире кайтара яисә очыш өчен башка вакытны сайлый ала. Консультация үзәгенә +7(843)221-90-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шулай ук Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсенең +7(843)238-35-09 телефоны буенча да сораулар кабул ителә.


Фикер өстәү