Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан профсоюзлары пандемия шартларында югары дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуларын күрсәтте»

Бүген Хезмәт сараенда Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Профсоюзлар федерациясенә керүче тармак профсоюзлары җитәкчеләре белән очрашты.

– Татарстан профсоюзлары пандемия шартларында югары дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуларын күрсәтте, хезмәт коллективлары, Хөкүмәт, җирле үзидарә органнары белән эшләүнең яңа алымнарын тапты. Бу исә икътисади һәм социаль бурычларны уңышлы хәл кылу мөмкинлеге бирде. Югалтуларсыз да булмады, әлбәттә. Узган ел йомгаклары буенча коронавируска бәйле рәвештә кертелгән чикләүләр аркасында республика бюджетына 50 миллиард сум чамасы акча кермичә калды, – дип сөйләде парламент башлыгы. – Шуңа да карамастан, Татарстан Президенты тарафыннан ел саен республика алдына куела торган төп бурычлар үтәлде.
Очрашуда тармак профсоюзлары җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшинга сәламәтлек саклауны оештыру, мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итү, шулай ук авылда бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә ташламалар бирү мәсьәләләренә кагылышлы кискен проблемаларны җиткерде.
Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева сөйләп үткәнчә, 2020 елда республика профсоюзлар хәрәкәте оештырылуга 115 ел тулган. Пандемиягә карамастан, юбилей елы кысасында планлаштырылган барлык чаралар онлайн-форматта узган.
Очрашу кысасында «Бердәм Россия» төбәк бүлеге белән Профсоюзлар федерациясе арасында хезмәттәшлек һәм берлектә эшләү турында килешүгә кул куелды.
«Профсоюзлар бик күп хезмәт ияләрен берләштерә, предприятиеләр җитәкчеләре белән берлектә аларның мәнфәгатьләре сагында тора. Сезнең ярдәмегез белән Татарстан – социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре буенча илнең иң яхшы 10 төбәге исәбендә. Без моның белән горурланабыз», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.


Фикер өстәү