Ни өчен нефтькә бәя төшсә дә начар, күтәрелсә дә яман?

Россиядә бәяләр күтәрелеше эстафетасын мотор ягулыгы кабул итеп алырга җыена. Автомобиль ягулыгы салу станцияләре бензиның күпләп сату бәяләрен куып җитәргә омтылалар. 8–12 март аралыгында Аи-92 бәясе, 12 тиенгә кыйммәтләнеп, литрга 44,69 сумга җиткән. Аи-95 маркасы 9 тиенгә үскән һәм 48,1 сумлык биеклекне яулаган. Дизель ягулыгы үзенә 4 тиен өстәгән һәм 49,93 сумга йөри башлаган. Ел башыннан санаганда, Аи-92 1,07 сумга кыйбатланган, Аи-95 исә 98 тиенне өстәгән, дизель ягулыгы бәясе 1,09 сумга арткан. Росстат мартка бензин бәясенең, 2,2 процентка кыйммәтләнеп, 1,3 процентлык рәсми инфляцияне 1,5 тапкыр узып китүен белдерә.

Ваклап сату бәясе күмәртәләп сату бәясе янәшәсендә тоныкланып кала. Соңгысы өч ай эчендә Санкт-Петербург товар-чимал биржасында 23 процентка арткан һәм тоннага 55,75 мең сумга җиткән. Белгечләр тынычландырмый: бәяләр алдагы айларда тагын да үсәчәк, диләр. Бензин бәясенең күтәрелүендә аны экспортка сатуның отышлырак булуы төп роль уйный икән. Чит илгә сатканда бер тоннага 64 мең 300 акча бирәләр, ди. Нефть бәясе арткан саен, сум курсы түбән торганда, бензинны чик аша чыгарып сату отышлырак була барачак.
Февраль аенда хакимиятләр нефть компанияләренә «кара алтын»ны үзебездә эшкәртү өчен экспортны киметергә әмер биргән булганнар. Бу беразга ягулык бәясе үсешен тоткарлаган, әмма февраль ахырында яңадан күтәрелеш башланган.
Үткән атнада хөкүмәт нефть компанияләренә эчке һәм тышкы бәяләр арасындагы аерманы компенсацияләү максатыннан акчалата ярдәм итү турында карар кабул иткән. Демпфирлау механизмы дип аталган бу чара нефтьчеләргә казнадан 135 миллиард сум акча вәгъдә итә. Вәләкин бу механизм 1 майдан гына эшли башлаячак.
Аптыраш инде бу хәлләрдән: нефтькә бәя төшсә дә начар, күтәрелсә дә яман. Ниндидер сюрреализм. Безин бәясендә салымнар һәм акцизларның төп урынны алып торуы берәүгә дә сер түгел. Бәлки, казнадан акча бүлеп мәшәкатьләнгәнче, салымнарны гына киметергәдер. Мотор ягулыгы кыйммәтләнү инфляция спирален тагын да бөтереп җибәрәчәк бит. Үз товарларына бәяләр авызлыкланган авыл җитештерүчләре ничек яшәргә тиеш мондый шартларда? Кесәсе болай да такыр булган гади халык ничек түзәргә тиеш?
Идел буе федераль округында әлегә Татарстан иң түбән бәяле бензин сатучы төбәк булып кала. 1–7 мартта бездә Аи-92нең литры 43,21 сум булган. Чагыштырыйк: Кировта – 45,13 сум, Пермьдә – 44,95. Әмма ел башында Казан бензины – 42,54 сум, үткән елның шул чорында – 41,67 сум, 2019 ел мартында – 40,58 тиен булган. Сизелерлек күтәрелеш бит барыбер.

Рәшит Фәтхрахманов

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү