2023 елда бензин бәяләрен ни көтә?

Машина йөртүчеләр җиңел сулап куярга мөмкин. Һәрхәлдә, белгечләр әнә шулай дип ышандыра.

Узган ел нәтиҗәләренә караганда, илдә автомобиль ягулыгына бәяләр нибары 0,9 процентка арткан, дип хәбәр итә “Российская газета” басмасы. Аерым алганда, АИ-92 маркалы бензин – 0,2 процентка, ә АИ-95 маркалысы 0,7 процентка кыйммәтләнгән.

Тик менә дизель ягулыгы бәясе кәефне кырган. Аның хакы ел дәвамында 9,1 процентка кадәр арткан. Быел исә әлеге өлкәдәге вәзгыять үзгәрергә мөмкин, ди белгечләр. Эш шунда ки, 2023 елның 5 февраленнән Европа Берлегенә Россия нефть продуктларын кертүгә эмбарго гамәлгә керәчәк. Югыйсә, моңарчы илдә җитештерелүче дизель ягулыгының яртысы диярлек чит илгә озатыла иде, дигән Технологияләрне үстерү институты эксперты Кирилл Родионов. Аның фикеренчә, эмбарго кертелгәннән соң, ил базарында дизель ягулыгы күпләп кала башлаячак. Бу исә үзеннән-үзе бәяләр төшүгә китерергә мөмкин, дигән ул.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, 2021 елда Европа Берлегенә җәйге дизель ягулыгының 75 проценты, ә сезонара дизель ягулыгының 27 проценты озатылган.

Мәскәү дәүләт университетының Икътисад факультеты деканы урынбасары Александр Кудрин әйтүенчә, ягулыкка бәяләр төшү турында сөйләргә иртәрәк. “Нефть продуктларын ваклап сату базарларын даими көйләү һәм хакимиятнең нефть тармагына карата сакчыл мөнәсәбәте бу өлкәдә бәяләрнең кискен кимүенә китерәчәгенә шик тудыра”, — дигән Александр Кудрин. Ул санкцияләр, валюта курсы, логистика мәсьәләләрен дә истән чыгармаска кушкан.

Чикләүләр бензин бәясенә тәэсир итмәячәк, дип тә фаразлаганнар. Рәсми статистика мәгълүматларына караганда, илдә җитештерелгән бензин ягулыгының нибары 10 проценты гына экспортка туры килә. Өстәвенә, безнең ягулыкны сатып алучылар исемлегенә күбрәк Европа илләре түгел, ә якын чит илләр керә. Белгечләр әйтүенчә, быел автомобиль ягулыгы бәяләре сизелерлек төшмәсә дә, аларның артык кыйммәтләнүенә җирлек юк. Шуңа да сөенәсе!

 

Эльвира Вәлиева
Фото: https://nk-tv.com/259228.html/comment-page-1


Фикер өстәү