Республикада язгы чәчү эшләре тәмамланды

Татарстан Республикасында чәчү кампаниясе тәмамланды. Кичә бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

Марат Җәббаров, тулаем алганда, авыл хуҗалыгы эшләренең барышы һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

Грант программаларында соңгы 3 елда иң актив Саба, Кукмара, Тукай районнары, анда 23 – 25 фермер һәм кооператив грантлар алды.

Марат Җәббаров «Минем субсидияләр» системасы турында сөйләде, аның аша инде икенче ел шәхси ярдәмче хуҗалыкларга субсидияләр бирелә. Май башында 50 мең кешегә акча бирелгән.

Моннан тыш, халык тарафыннан мини-фермалар төзү программасына ихтыяҗ зур, 2015 елдан башлап 558,6 млн. сумлык 2456 шәхси ярдәмче хуҗалык субсидия алган, шул исәптән 2022 елда – 50 млн. сумлык 107 шәхси ярдәмче хуҗалык.

Марат Җәббаров сүзләренчә, Кукмара муниципаль районы хезмәтчәннәре республика тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 400 тонна тулаем сөт савып алган, диелә хәбәрдә.


Фикер өстәү