Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 17нче районара инспекциясе 16нчы районара инспекциясе белән берләштерелә

Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе структурасы эшен яхшырту һәм оптимальләштерү максатыннан чыгып, 19 сентябрьдән Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 17нче районара инспекциясен (Бөгелмә шәһәрендә) 16нчы районара инспекциясе (Әлмәттә) белән берләштерү эше башлана.

Шулай итеп, 19 сентябрьдән Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча 16нчы районара инспекциясе (юридик адресы: 423450, Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Сөләйманова урамы, 1а й.) Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Баулы һәм Ютазы районнарында яшәүчеләр, алардагы оешмалар өчен салым түләү урынына әйләнәчәк.

Бөгелмә шәһәрендә инспекциянең өстәмә офисы оештырылып, анда салым органнары дәүләт хезмәте күрсәтәчәк.
19 сентябрьдән салым органына җибәрелергә тиешле салым һәм бухгалтерия хисабы документларында, гаризаларда һәм башка документларда хокукый дәвамчы булып торучы инспекция реквизитларын күрсәтергә кирәк.


Фикер өстәү