Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие 30 мең сумга кадәр артырга мөмкин

Россиядә бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособиене 30 мең сумга кадәр арттырырга мөмкиннәр. Тиешле закон проектын Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ЛДПР фракциясе депутатлары җибәргән. Документның текстын үзенең телеграм-каналында фракция башлыгы урынбасары Ярослав Нилов бастырып чыгарган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Депутатлар «Балалары булган гражданнарга пособиеләр турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытта, индексацияләрне исәпкә алып, бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 20 мең 472 сум 77 тиен тәшкил итә.

Исегезгә төшерәбез, бу атнада Россия Президенты Владимир Путин бала туу һәм тәрбияләүгә бәйле бердәм универсаль пособие кертү турындагы законга кул куйды. Элегрәк Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында аның уртача күләмен атадылар – пособие уртача 13 мең 900 сум тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү