Россиядә тавык йомыркасына бәя төшкән

Россиядә 2023 елның июнь ахырыннан бирле беренче тапкыр тавык йомыркасына бәя төште, дип яза РИА Новости.

10-15 гыйнвар аралыгында бәя 0,2 процентка кимегән (алдагы атна белән чагыштырганда). Росстат мәгълүматларына караганда, соңгы тапкыр тавык йомыркасы 20-26 июньдә арзанрак булган (-0,36 процент).

Бу ел башыннан йомырка 0,58 процентка кыйммәтләнде, ә 2023 елда бәя 61,35 процентка үсте, шул исәптән декабрь аенда 18,17 процентка.

Моннан тыш, узган атнада тавык ите (-0,9 процент), сосискалар, сарделькалар, макарон эшләнмәләре (-0,2 процент), шикәр һәм кара чәй (-0,1 процент) арзанайган.

 


Фикер өстәү