Кара диңгездә ротавирус йоктырган 7 яшьлек кыз үлгән

Сочида Екатеринбургтан ял итәргә килгән 7 яшьлек кыз, ротавирус аркасында комага китеп, һәлак булган. Бу хакта E1.ru хәбәр итә.

Бала 18 августта Кара диңгездә су коенганнан соң авырый башлаган. Аны Лазаревское хастаханәсенә салганнар. Табиблар соңыннан кызны Мәскәүгә җибәрмәкче булганнар. Сочига Һәлакәтләр медицинасының территориаль үзәге самолеты килгән. Ләкин бик авыр хәлдә булуы баланы самолетка утыртып алып китү мөмкинлеге бирмәгән.

Әнисе әйтүенчә, сабыйның йөрәге кичә 20.45 сәгатьтә туктаган. Аның мәетен туыпүскән шәһәренә кайтараячаклар.

Табиб-инфекционист Григорий Викулов басма хәбәрчесенә кызның ни өчен һәлак булганлыгын аңлаткан. Белгеч әйтүенчә, гадәттә ротавирус инфекциясенә организмның су һәм тозны күп югалтуы өстәлгән очракта шундый хәл күзәтелә.


Фикер өстәү