Рөстәм Миңнеханов: Республикада күп санлы юллар төзелә һәм бу юлларның сыйфатлы һәм ныклы булуы мөһим

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов юл төзелешендә республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара Татарстан Нефть-газ химиясе форумы кырларында узды.

Очрашуның модераторы — ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, республикада берьюлы 480 км беренче категорияле юл төзелә һәм файдалануга тапшырылачак.

«Без күп санлы юллар төзибез һәм бу юлларның сыйфатлы һәм ныклы булуы мөһим», — диде ТР Рәисе.

Алга таба үз проектларын төрле компанияләр вәкилләре тәкъдим итте. «Автодор» төрле климат факторларына яраклашуны исәпкә алып, юл япмасының тотрыклылыгын арттыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. «Поток Плюс» ҖЧҖ битум өчен яңа адгезия составы тәкъдим итте. «Альтея» компаниясе вак ташлы-мастик асфальт-бетоннар өчен модификацияләү өстәмәсе уйлап тапкан. «Апатэк» НПП ҖЧҖ вәкиле полимер композицион материаллардан күпер конструкцияләрен эшләү, җитештерү һәм эксплуатацияләү тәҗрибәсе турында сөйләде. Технологик җепләрнең герметиклыгын тәэмин итүнең яңа ысуллары турында «Газпромнефть — битум материаллары» вәкиле хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов барлык нотыкчыларга рәхмәт белдерде һәм тәкъдим ителгән эшләнмәләрне республикада юллар төзелешендә куллану мөмкинлеген өйрәнергә кушты.


Фикер өстәү