Марат Кәбиров: «Акыл да бар. Тик уйларга безнең вакыт юк…»

Бер карасаң, кызык инде бу дөнья. Үзебез дә кызык. Тирә-якка азга гына күз салсаң да, исләрең китәрлек бар – нәрсәләр генә уйлап тапмаган адәм акылы! Машина-тракторлары, компьютер-телефоннары, тормышны җайга салу өчен тәгаенләнгән башка нәрсәләре… Санап кына бетерерлек түгел. Чынлап та: «Кеше – дөньяда иң акыллы зат!» – дип күкрәк киереп мактанырлыгы бар. Без мактанабыз да инде. Тирәбездә йөргән эт-песиләр, сыер-сарыклар, тавык-казлар алдында. Гел кычкырып әйтмәсәк тә, күңелдә һәрвакыт шул горурлык хисе яши. Без акыллы. Акыллырак!

Гомумән, кешенең бөтен гомере, бөтен булмышы үзенең акыллырак, якты күңеллерәк, әйбәтрәк икәнен күрсәтергә тырышудан тора бугай. Өстенрәк икәнен, дисәң, дөресрәктер. Без моны яныбыздагы хайваннарга гына түгел, ә үзебез кебек үк ике аяклы мәхлукларга да расларга тырышабыз. Авызыбызны ачсак, акыллырак сүз әйтергә омтылабыз. Матуррак тавыш, саллы кыяфәт белән. Шул ук вакытта итагатьлерәк тә булырга. Шул ук вакытта дәрәҗәне дә сакларга. Бөтен яктан килгән, һәр яклап өстен, кыскасы. Чынбарлыкта без андый түгел инде, беркем дә күрмәгәндә әллә нинди сантыйлыклар, кыргыйлыклар кылып ташларга мөмкинбез. Ә кеше алдында…

Ә нәрсә ул акыллы сүз? Әнә берәү урта гасырларда: «Җир әйләнә», – дигән. Бу дөрес һәм акыллы сүз булган, аны хәзер әллә ничә гасыр кабатлыйлар. Ә чордашлары шушы сүзен яратмыйча, аны учакта яндырганнар. Яныңдагылар сине утка салмасын өчен, әйткән сүзең аларның фикере белән тәңгәл килергә тиеш. Меңәр тапкыр кабатланып тапалып беткән фикер һәрвакыт акыллы сүз булып ишетелә. Сүзеңнең чынлап та акыллы булуы түгел, ә шулай ишетелүе мөһим. Әгәр дөрес сүзең дә ахмаклык булып ишетелә икән, димәк, ул – күпмедер дәрәҗәдә ахмаклык.

Кием кисәк, аның матуррагын, беркем дә кимәгәнен сайларга тырышабыз. Күз явын алып торсын инде, карап «аһ» итсеннәр. Шул ук вакытта ул үз гәүдәбезгә килешеп тә торсын, шул ук вакытта сыйфатлы да, уңайлы да булсын. Һәрьяклап килгән, кыскасы. Һәм без ихатада яки урамда эшләр майтарып кайтабыз да… Өстебездәге иске-москыны салып атабыз да… шул матур киемнәрне киеп фотога, я видеога төшәбез дә… социаль челтәрләргә эләбез. Чөнки үзеңнең өстенлегеңне бүтән җирдә күрсәтеп булмый. Ул матур киемнәрне киеп урамга чыгып китәсеңмени инде? Анда бит таныш-белешне очрату авыр хәзер. Алар күренми дә, күрми дә. Ә чит-ятларның күрсә дә исе китми. Ә интернетка куйсаң!..

Ризык пешерсәк тә шундый ук хәл. Ну, шәп килеп чыкты пәрәмәчең, төсе дә матур, исе дә. Хәтта тәме дә ничава. Һәрхәлдә, хөкүмәт ашханәсендә дә, шәхси ресторанда да бу тиклем итеп пешерә белмиләр. Димәк, син хөкүмәттән дә, бизнестан да өстенрәк. Аның дәлиле булып пәрәмәчең өстәлдә балкып утыра. Үзең генә ашасаң, күңел булмый. Аны кемгәдер авыз иттерергә, һич югында күрсәтергә кирәк. Бөтен кеше дә күрсен дип, кунак җыеп ятып булмый бит инде. Вәт, фотога төшерәсең дә интернетка куясың. Күбрәк кеше күргән саен тәмләнә бара теге, матурлана. Үзең дә үзең өчен әллә кем булып тоеласың.

Бөтен өлкәдә дә шундыйрак без. Барлык гамәлебез үзебезнең өстенлекне күрсәтүгә корылган – уңганлыкны, матурлыкны, муллыкны, акыллылыкны, әйбәтлекне… Без һәрвакыт башкалар күзендә үзебездән дә яхшырак булып күренергә тырышып яшибез. Ләкин бөтен мәзәге шунда: без әйбәтрәк булырга теләмибез, без әйбәтрәк булып күренергә телибез. Барлык көчебез шуңа китә.

Ә моның өчен нәрсә кирәк? Сау-сәламәт кешегә? Юк, акча түгел… Вакыт, әлбәттә. Вакытың барда акча табып була, ә вакытны сатып алып булмый. Шуңа безнең вакытыбыз юк. Иртә таңнан чаба башлыйбыз, кара төнгә кадәр йөгерәбез. Анысы булсын, монысы булсын, дибез. Матур булсын, мул булсын, соклангыч булсын… Булсын!

Нәтиҗәдә… Менә болай килеп чыга. Без шушы «булсын»нарга алданып, «бар»ның кадерен белми калабыз. Өстәл тулы татлы нигъмәтләр бар – иркенләп, сөенеп ашарга вакыт юк. Гардеробта затлы киемнәр бар, ә без гел эштә, гел хәрәкәттә – матур киемнәр киеп йөрергә вакыт юк. Аяк астында балаларыбыз буталып, эшләргә мишәйт итеп йөри – башларыннан сыйпап узарга вакыт юк. Йортыбызда бәхет яши – аның белән ләззәтләнү түгел, хәлен белергә дә вакыт юк. Күңелләрдә якты тойгылар бар – хисне белдерергә вакыт юк. Акыл да бар. Тик уйларга безнең вакыт юк. Юк…

Адәм акылы үзе үк ахмаклыкның бер төре бугай ул.

Марат Кәбиров


Фикер өстәү