Марат Кәбиров: «Кирәкле теләк кабул буламыни…»

Бу язманы өч төрле итеп башларга мөмкин, әмма ничек башласаң да, яратмаучылар табылачак. Шулай булырга тиеш. Дөреслекне бөтенесе дә ярата, тик дөресен әйткән кешене генә яратмыйлар. Дөресен әйтсәң, ятимлеккә якынаясың. Әй, булсын ла. Мин гомеремдә дә беркемгә дә ярарга теләмәдем.

Мин компьютер бүләк итүләрен теләдем.

Туксанынчы еллар уртасы иде бугай. Редакциягә компьютерлар алып кайттылар. Күп иде алар, ләкин бөтен кешегә дә җитәрлек түгел. Ушлырак журналистлар шундук бүлешеп алып бетерде, мин генә аңгыраеп калдым. Ул вакытта кирәк тә кебек түгел иде, каләм белән дә язып була ич. Тора-бара бераз көнләштерә башлады, хәтта күңелгә шик төште. Бөтен кеше компьютерда эшли, киләчәктә дөнья шуңа калыр инде, ә мине, заман яңалыгын кабул итәлмәгән бәндәне, ипләп кенә читкә этәрерләр: «Моңарчы кулыңнан килгәнчә эшләдең, булдырдың, рәхмәт. Тик, гафу ит, яңа шартларда синең ише наданнарның кирәге юк. Рәхмәт һәм гафу ит, кыскасы. Үзең аңлыйсың инде…» Мин моны аңлаячак идем. Аңламас өчен наданлык кына җитми, ахмак та булырга кирәк…

Компьютерда бик өйрәнәсем килсә дә, алырлык акча юк иде. Журналистның хезмәт хакы белән компьютер алып буламыни! Һәм мин бер мәлне, Ходайга ялварган кебек итеп, көрсенеп куйдым: «Их, берәрсе компьютер бүләк итсә икән!» Хәзер ахмаклык кебек тоелса да, ул дәвердә мондый теләк бөтенләй үк җирлексез тоелмый иде. Күчеш чоры бит ул. Байлар әле саранлык чигенә җитмәгән, җилдән килгән акчаларын җилле эшләр өчен дә җиңел генә бирә беләләр иде. Әллә күпме изге гамәлләр ул чорда әнә шундый яңа байлар, спонсорлар кулы белән эшләнде. Мәчетләр салдылар, концертлар оештырдылар, кемнәрнеңдер китапларын чыгардылар… Миңа гына компьютер алып бирмәделәр. Теләгемне Алла да, бәндә дә ишетмәгәч, хәлле генә бер танышка әҗәткә кереп, «Кызыл таң» гәзите редакциясеннән эсписәйт ителгән бер «Макинтош» сатып алдым.

Сөенүләремне күрсәң! Бурычка керергә мәҗбүр итсә дә, минем өчен барыбер зур бүләк иде бу. Сатып алынган бүләк. Бик күп хикәяләр шул «Макинтош»та язылды. Повестьлар. Канатланып эшләдем инде, үземне яңа заман кешесе итеп тойдым. Шулай бәхетнең җиденче катында йөргәндә, технологияләр тагын алга сикерде дә мин аның койрык асты тирәсендәрәк калдым. Минеке кебек «Макинтош»лар бөтенләй кулланылмый башлады. Аларны IBM чыгарган персональ компьютерлар алыштырды. Принтерлар да үзгәрде. Минем өчен бу фаҗига иде. Чөнки «Макинтош»та язылган әсәрләрнең берсен дә яңа компьютерларга күчереп булмый башлады. Ачылмый алар, укылмый – кәкре-бөкре билгеләр генә күренә. Кәгазьгә дә чыгарып булмый – аларны аңлый торган принтерлар юк. Берничә повесть һәм хикәя шунда калды. Туу белән үлгән сабыйлар сыман…

«Каләм белән язам, компьютерда язган әсәрләрнең җаны булмый», – дип әйтүчеләр бар. Моны дөреслек дип түгел, ә авторның тойгысы итеп кенә карарга кирәктер. Заманнан артта калуына аклану эзли, дип тә кимсетергә ярамый. Иҗат ул – зәвык эше, һәр автор үзенә уңайлы булганча эшли. Мин компьютерда… Компьютерда язарга өйрәнгәч, кулдан эшлисе килми ул. Ә минем идеяләр күп, яңа әсәрләр кайнап тора, аларны язу өчен миңа компьютер кирәк. Сатып алырга акча юк, журналистның зарплатасы белән… «Их, берәрсе бүләк итсен иде…» – дидем.

Сәбәбе юк түгел, алда – утыз гына яшьлек булса да, юбилей кичәсе. Зур сарайда уза. Язучыларга, гадәттә, ат бүләк итәләр иде ул заманда. Бер-икесенә, шуңа өстәп, компьютер да бирделәр. Өмет бит инде ул… Хәер… Өмет үк түгел инде, чаткысы гына, чаткысының чаткысы гына… Кешеләргә әйтмәдем бит инде, Ходай нефть-газ өлкәсендә эшләүчеләргәме, чиновникларгамы нәрсәдер өләшеп йөри иде бугай – ишетмәде. Язучы сүзен кем ишетсен инде… Утыз яшьлек язучы сүзен…

Хәер… Бәлки, Ходай ишеткәндер… Китап чыкты. Шуның гонорарын алу белән туп-туры компьютерлар сатыла торган кибеткә киттем. Иң яңасын, иң яхшысын алдым. Аз гына бурычка керергә туры килде килүен… «Еллар буе язган китабың өчен тигән гонорар бер компьютер алырга да җитмәсен инде», – дип көрсенеп куйдым куюын. Аның каравы гаилә бюджетына артык зыян килмәде. Ә балаларга кирәк-яракны соңрак та алып була. Иң мөһиме, баш исән булсын да компьютер эшләп торсын.

Ә ул эшләде. Иң тугры ярдәмчемә әйләнде. Язучы да, вебмастер да булды. Секретарь да, маркетолог та, сеошник та. Тагын әллә нинди күзгә күренмәс вазыйфалар башкарды. Көне-төне эшләвен күреп, кызганып та куя идем. Минем темпка түзү өчен бер генә компьютер җитми, икәү яки берничә кирәк. «Их, берәрсе бүләк итсен иде…» Нәфес түгел иде бу, ихтыяҗ иде. Бик вакытлы буласы булган да бит… Кирәкле теләк кабул буламыни… Шулай дәртләнеп эшләп йөргән көннәрнең берсендә теге компьютер янып чыкты. Осталарның берсе дә төзәтә алмады. Процессорын алыштырырга туры килде. Тик андагы язмаларны гына коткара алмадык. Күп иде алар. Ни өчендер мин нәкъ әнә шул әсәрләрне, аларны язган чакларымны сагынам. Иң әйбәтләре шулар булгандыр кебек тә тоела. Алай түгелдер инде ул.

Их, берәрсе компьютер бүләк итсен иде…

Бу сүзне мин, шул рәвешле, тормышымның әллә күпме борылышларында әллә ничә тапкыр кабатладым. Бүләк бирүчеләр булмый тормады инде, тик шуларның барысын да кире җыеп алсыннар да компьютер бирсеннәр иде. Ул миннән беркайчан да артмаячак иде. Чөнки ул – минем иң төп эш коралым, солдатның – автоматы, хирургның скальпеле шикелле. Их…

Шул теләк гомер буена ияреп барды. Заман үзгәрде, мин үзгәрдем, теге теләк кенә үзгәрмәде. Шул теләк күләгәсендә улларым үсеп җитте. Алар хәлемә керде. Күңеле булсын, диптер инде, хатын да алып бирде. Тик гаилә әгъзаларыныкы чутланмый, алар синең өчен җанын да бирергә әзер. Башкалар да бар бит… Төрле оешмалар, туган төбәкләре сөендерә ич кайбер бәхетлеләрне. Иҗатчы эшчәнлегенә игътибар һәм ихтирам кебек бит инде ул. Синең ихтыяҗларыңны аңларга тырышалар, үсешеңә ярдәм итәргә телиләр, дигән шикеллерәк аңлашыла. Хәзер шулай уйлыйм мин, яшь чорның тилемсә теләген акылга сыйдырырга маташам. Бераз дөреслек тә бар бугай, мохтаҗ чакларымда кабул булса, теге әсәрләр, бәлки, юкка чыкмас та иде. Бик ачынып әйтмим инде моны, югалтуларга күңел катты хәзер. Әсәрләрең кеше күзенә күренгәнче юкка чыкты ни, күренгәч ни – барыбер. Соңгысы, бәлки, аянычрактыр да әле.

«Их…» та димим. Мохтаҗлык юк инде. Әллә ничә компьютер тезелеп утыра хәзер. Эшләргә генә кирәк. Ә эшлисе килми. Яшьлектәге кебек ялкын да юк, дәрт тә юк. Минем генә түгел, әдәбиятның да кирәге шул чама гына бугай инде хәзер. Әдәбият кына түгел, татар үзе дә… Дәүләткә – татар, татарга татарлык кирәкми бугай. Их, берәрсе бүләк итсен иде, дип тә өзгәләнмим.

Шундый теләк белән яшәгән чорны сагынам гына… Их, шул чакларны берәрсе кире кайтарсын иде…

Марат Кәбиров


Фикер өстәү