Татарстанда Кама елгасында яшь балыкчы мәете табылган

Ир-ат, көймәдән егылып, суга баткандыр, дип уйланыла.

Татарстанның Алексеевск районы Лебяжье авылы тирәсендәрәк Кама елгасында балыкчы мәете табылган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, шаһитлар әйтүенчә, 1994 елгы ир- егет көймәдә йөзгән. Шуннан соң күздән югалган. Яр буеннан 200 метр ераклыкта мәете табылган.

Балыкчының, коткару жилетын кимәгән булуы сәбәпле, көймәдән егылып төшеп, суга батуы күздә тотыла. Ведомствода билгеләп үтелгәнчә, жилет – суда иминлек гарантиясе . Кешене ул тончыгудан һәм суга батудан саклый.


Фикер өстәү