Фирдүс Тямаев махсус операциядәге солдатлар янына китә

Җырчы Фирдүс Тямаев махсус операция зонасына барырга җыена. «Концерт куярга бару түгел, хәлләрен белешеп, күрешәсем килә» дигән ул «Интертат» хәбәрчесенә.

«Әлегә бер машина ярдәм төяп, бертуган энекәшем Фирзәр китте. Ул әйләнеп кайту белән үзем дә җыенам. Төгәл датасын әйтмәсәм яхшырак булыр. Концерт куярга дип бару түгел бу, дөрес аңласыннар. Андагы спецназ егетләр мине бик көтәләр. «Фирдүс, бик булыштың, сине күрәсебез килә», – диләр. Тагын бер автобус гуманитар ярдәм җыеп, үзем барып кайтмыйча булмый. Әле әнигә әйтмәгән. Ничек кенә әйтәсе булыр, Фирзәр өчен дә бик борчылып тора», – дип сөйләде ул.

 


Фикер өстәү