Морозов Иосиф Кобзон бүлмәсендә эшләячәк

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов мәрхүм Иосиф Кобзон бүлмәсендә эшләячәк. Бу хакта ул үзенең Instagram аккаунтында язган.

«Думадагы эш урыным. Минем дустым һәм көрәштәшем, бөек Иосиф Кобзон кабинеты. Аның вафатыннан соң ул буш торган иде. Әгәр Иосиф Давыдовичның рухы монда булса, димәк, ул миңа ярдәм итәчәк. Кобзон исән вакытында да шундый иде», – дип язган Олег Морозов.

Моңа кадәр Федерация Советында эшләгән Олег Морозов Дәүләт Думасына Түбән Кама бер мандатлы округы буенча узган өстәмә сайлауда 73,42 процент тавыш җыйган иде.


Фикер өстәү