Камилә Вәлиеваның яңа программасында яңалыклардан өзек ишетергә мөмкин булачак

Пекинда 2022 елгы Кышкы Олимпия уеннары чемпионы Камилә Вәлиева яңа сезонда берничә композициядән торган ирекле программасы белән чыгыш ясаячак. Бу хакта “Р-Спорт” хәбәр итә.

Агентлык мәгълүматларына караганда, программага берничә музыка сайлап алынган. Төп музыкасы – Австралия кинорежиссеры Питер Уирның “Шоу Трумана” фильмыннан (төп рольдә Канада һәм Америка актеры Джим Керри уйный) Truman Sleeps композициясе.

Моннан тыш Камилә Вәлиева программасында яңалыклардан өзек тә ишетергә мөмкин булачак. Ахыргы өлеше Кытай композиторы Вэй Сяохань (мультфильмнар өчен музыка яза) музыкасыннан тора.
Исегезгә төшерәбез: Камиләнең допинг куллану-кулланмавы турындагы эш буенча тыңлаулар сентябрь ахыры-октябрь башында узачак.


Фикер өстәү