Рекордчы космонавт вафат булган

Советлар Союзы Космонавты, Россия Герое, 437 тәүлек буе галәмдә очып рекорд куйган Валерий Поляков 80 яшендә вафат булган. Бу хакта “РИА Новости” “Роскосмос” мәгълүматларына таянып хәбәр итә.

Космонавт “Мир” орбиталь станциясендә эшләгәндә рекорд куйган. Галәмгә ике тапкыр очкан. Барлыгы 678 тәүлек гомерен шунда уздырган.

“Роскосмос” дәүләт корпорациясендә билгеләп үтелгәнчә, Поляковның тикшеренүләре кеше организмының җир янындагы орбитада гына түгел, бәлки ерак галәмгә очуга да әзер булуын раслауга ярдәм иткән.
Валерий Поляков тәүге тапкыр 1988 елның 29 августында Владимир Ляхов һәм Абдул Әхәд Моманд (Әфганстан) белән галәмгә очкан. Беренче очышы вакытында анда 240 тәүлектән артыграк вакыт дәвамында булган. Икенче тапкыр 1994 елның 8 гыйнварында юл тотып, 1995 елның 22 мартында гына әйләнеп кайткан. 437 тәүлек 17 сәгать 58 минут 17 секунд дәвам иткән орбиталь командировкасы космонавтны бер очыш вакытында галәмдә барыннан да күбрәк вакыт дәвамында булган рекордчыга әйләндергән.


Фикер өстәү