Энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин: «Элек крестьян киләчәк белән яшәгән, хәзер – бүгенге белән»

Татарстанда авыл, авыл хуҗалыгы, халык тормышы, анда булган икътисади һәм социаль күренешләр турында без тарих фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атаказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының Энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин белән сөйләштек.

– Рафаил Вәлиевич, Татарстанда авыл хуҗалыгының иң зур авырлык кичергән чоры кайсы елларга туры килә?
– Татарстан барлыкка килгән 1920 елга туры килә. Шул елны республикада ачлык башлана. 1921-1922 елларда 2 миллионнан артык кеше шул бәладән интегә. 1920 нче еллар башында Татарстанның халкы чама белән 600 меңгә кими, шуларның 400 меңнән артыгы ачлыктан һәм төрле авырулардан үлә. Башка җирләргә күчеп китүчеләрнең дә саны шактый була. Бу ачлык еллары авыл хуҗалыгына да бик зур зыян китерә, әлбәттә. Бик күп крестьян хуҗалыгы хезмәт коралсыз, атсыз, сыерсыз һәм башка кирәк-яраксыз кала. Авыл халкының күпчелеге бөлгенлек хәленә төшә. Татарстан ачлыкны һәм аның тискәре күренешләрен тиз арада ерып чыга алмый. Сәбәбе – республикада 4 ел буена ашлыклар уңмый. 1920 елда – 30 млн, 1921 елда – 6,4 млн, 1922 елда – 29 млн, 1923 елда 23 млн пот ашлык җыеп алалар. Бу бик аз. Ә революциягә кадәр икмәкләрнең тулаем җыемы уртача 80 млн пот була.
Большевиклар хакимияткә килгәч, ашлыкның 40 проценттан артыгы дәүләткә китеп бара. Хәлле крестьяннар, ашлыкны дәүләткә бушлай бирмәс өчен, аны яки яшерен базарларда сәнәгать товарларына, йорт-җир кирәк-яракларына алыштыралар («капчыкчылар хәрәкәте»), яки малга ашаталар, яки аңардан көмешкә ясыйлар һәм саталар. Хуҗалыкны алып бару өчен матди кызыксындыру чаралары булмау сәбәпле, авыл халкында бер-берсенә ярдәм итү, хакимият алдында бердәм һәм күмәк җаваплылык тоту күренешләре, шулай ук советларга каршы протест хәрәкәте оештыру 1920-1921 елларда оешкан төс ала. Шул сәбәпле большевиклар «хәрби коммунизм» сәясәтеннән баш тартырга һәм яңа икътисади сәясәткә күчәргә мәҗбүр була.
Ул исә крестьяннарда матди кызыксындыру факторын, хуҗалык инициативасын булдыра. Шулай итеп, 1921 елның мартында Россия, шул исәптән Татарстан да яңа икътисади сәясәткә күчә. Беренче чиратта, яллы хезмәт куллану рөхсәт ителә. Икенчедән, дәүләт һәм кооператив оешмаларына, шулай ук хосусый эшмәкәрләргә вак предприятиеләрне арендага алырга кайбер мөмкинчелекләр тудырыла. Ул вакытта Татарстанда берничә мең крестьян вак производстволар хуҗалары рәсми исемлегендә була. Акча, товар әйләнеше, базар мөнәсәбәтләре торгызыла. 1919 елның февралендә кертелгән, бер нәрсәгә дә яраксыз кәгазьгә әйләнгән беренче совет акчасына алмашка яңа тотрыклы акча кертелә.
– Яңа икътисади сәясәткә күчү, базар мөнәсәбәтләре урнашу авыл хуҗалыгын җанландырып җибәрә, димәк?
– Әйе. Ниһаять, 1924 елда Татарстан авыл хуҗалыгында үсеш күренә. Авыл җирендә җитди матди авырлыклар булуына карамастан, тиз арада чәчү мәйданнарының шактый өлеше чәчү әйләнешенә кайта, бик күп крестьяннар хуҗалыклары сафка баса, атлар, эре һәм вак мөгезле терлекләр, кош-кортлар баш саны якынча 30 – 40 процентка үрчи. Әлбәттә, бу үсештә ул чордагы Татарстан җитәкчелегенең роле шактый була дип әйтеп була. Бөлгенлеккә төшкән хуҗаларга азык-төлекләтә, чәчүлекләтә, терлекләтә һәм акчалата кредитлар бирелә, салым буенча ташламалар ясала. Шунысын да әйтик: дәүләт ярдәме булса да, аның күләме зур булмый. Крестьяннарның күбесе хуҗалыкларын үз хезмәте һәм эчке ресурслары ярдәмендә торгызалар. Һәм шулай ук аларга бу эштә авылда борынгыдан яшәп килгән гореф-гадәтләр ярдәм итә: авыл халкы бер-берсенә таянып, булышып йорт-җирләрен торгызалар, малларын һәм хезмәт коралларын төзекләндерәләр. Ул чорда халык арасында «әхлакый икътисад» яшәеш хәйриясе көчле була. Бу очракта, әлбәттә, ярдәм тулысынча бушлай булмый, ләкин бик күп бөлгенлеккә төшкән хуҗалыклар өчен бу вакытлы һәм кулай була. Моны берничек тә инкарь итеп булмый. Дәүләт ярдәме дә күп очракта коммерция рәвешендә була. Шуны да әйтергә кирәк: мөстәкыйль хуҗалык алып бару мөмкинлеге, матди кызыксындыру факторы һәм башка НЭП ташламалары Татарстан авыл хуҗалыгын тиз арада торгызуга юл куя. 1927 – 1929 елларда ашлыкның еллык тулаем җыемы 90 млн поттан артып китә. Авыл хуҗалыгы тулысынча диярлек аякка баса. Авыл җирендә мәктәпләр, наданлыкны бетерү пунктлары, китапханәләр, клублар һәм мәдәни агарту оешмалары күпләп эшли башлый.
Ләкин дәүләт тарафыннан авылга җитди ярдәм булмау, крестьяннарга карата икътисади һәм сыйнфый көрәш алып бару сәбәпле, хуҗалыклар күбесенчә примитив рәвештә торгызыла. Крестьян хуҗалыкларының 30 процентын ярлылар катлавы тәшкил итә. Аларга дәүләт тарафыннан җитди матди ярдәм кирәк була. Дәүләт ярдәменең күпчелек өлешен ярлы гаиләләр хуҗалыкларын үстерергә түгел, ашауга тоталар, чөнки алар бүгенге көн белән яши. Шул ук вакытта иртәгесе белән яшәүче кулаклар, таза хәлле крестьяннар, хосусый эшмәкәрләр һәм сатучылар 20 нче елларның икенче яртысында актив рәвештә кысрыкланалар. Әкренләп алар Совет дәүләтенең төп дошманына әвереләләр.
Күпмедер вакыт узгач, галимнәрнең билгеле бер вакыйгаларны башка күзлектән карап бәяләү очраклары да бар. Сез крестьяннар тормышы турында мәгълүматлар туплаганда, моңа кадәр билгеле булмаган, яисә кайбер сәбәпләр аркасында яшереп калдырылган саннарга тап булмадыгызмы?
– Кандидатлык диссертациясенең беренче темасы «1920 елларда Татарстан авылларында сыйнфый көрәш» булса да, бу мәсьәләне мин икътисади, сәяси, сыйнфый, социаль юнәлешләрдән чыгып өйрәндем. Шул елларда Мәскәү архивында утырганда кызыклы мәгълүматларга тап булдым. Мәсәлән, «Татарстанда ачлыкны 1922 елда җиңдек» дип язылган тарихи хезмәтләрнең чынбарлыгын яңа документлар ярдәмендә ачыкладым. Татарстанда массакүләм ачлык күренешләре 1924 елның җәенә кадәр дәвам итә. Шундый ук фаҗига 1928 елның кышында була: Татарстанның кайбер кантон һәм районнарында 150 меңнән артык хуҗалык (520 меңнән) ачлыктан интегә. Архивта утырганда шулай ук «Шәкүр карак эше буенча» (1920 – 1926 еллар) берничә кызык документ таптым. Алар нигезендә Шәкүр Рәхимовның озак еллар буе ирекле рәвештә диярлек караклык эшен алып баруының һәм милиция, суд хезмәткәрләренең моңа бармак аша каравының сәбәпләре ачыкланды. Шәкүр каракны 1925 елда кулга алгач, 40тан артык Зөя кантоны башкарма комитеты, волость һәм авыл советлары җитәкчеләренең персональ эшләре тикшерелә. Аларның да төрле казанышлары була һәм җәза күрми калалар. Моның турында ике-өч ел элек 2 серияле документаль кинофильм дөнья күрде. Мин дә анда катнаштым. Андый өйрәнелмәгән мәсьәләләр әлегә күп. Алар яңа яшь галимнәрне көтәләр. Шулай ук совет чорында эшләгән галимнәрне дә артык гаепләп булмый. Күп тарихи һәм сәяси мәгълүматларны дөньяга чыгару партия тарафыннан тыелу сәбәпле, аларның күбесе кайбер яшерен материалларны «эзоп теле» ярдәмендә халыкка җиткерә алдылар.Үземнең архивта да битләре кайчы белән киселгән бер дәфтәр саклана. Шунысын әйтергә кирәк: ул чордагы тоталь күзәтчелек бик күп тарихи мәсьәләләрне өстән-өстән генә өйрәнелүгә китерде. Хәзерге ирек вакытында яңа китаплар чыгу иске хезмәтләрне баета, әлбәттә.
1920 – 1930 нчы еллардагы крестьяннар белән бүгенге авыл халкы арасында охшаш һәм аермалы яклар кайсылары?
– Әйе. Ниһаять, җәмгыять спираль рәвешендә үсә. Охшаш якларына килгәндә, гомумән алганда, хакимиятнең крестьяннарга карата яңа икътисади сәясәт чорларында булган карашы Россиядә бик нык үзгәрмәде. Бу ике чорда да авыл дәүләтнең һәм идарәче чиновникларның савым сыеры, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать арасында товар бәяләре, икътисади конкуренция тигезсезлеге зур урын алып тора. Шулар авылның үсешен бик нык тоткарлый. Ул вакытта да, хәзер дә авыл халкының күпчелеге хакимияткә ышанмый. Ләкин крестьяннар тарафыннан хакимият белән төрле яраклашу юлларын эзләү һаман да яшәвен дәвам итә. Ул чорда да һәм хәзер дә авыл халкы гореф-гадәтләрендә һәм традицияләрендә зур охшашлык бар: мәчетләр төзү, авыл мәдәни көнкүреш төзелмәләрен төзекләндерү. Хәзерге авыл халкының көнкүреше күпкә яхшырса, ул, НЭП чорындагы сыман, үз җирләренә хуҗа түгел. Авыл халкының күбесе пай җирләренең кайда урнашканлыгын чама белән дә белмиләр. Татарстанда пай җирләрен югалткан авыллар бар. Тора-бара аларның саны тагын да арту куркынычы бар. Ул вакыттагы крестьяннарның төп аермасы: алар киләчәк белән яшәгән, хәзер авыл халкының күпчелеге бүгенгесе белән яши. Аннан соң 1920 нчы елларда крестьян балаларын авыл тормышы традицияләрендә тәрбияләсәләр, хәзер, киресенчә, шәһәргә җибәрү җаен карыйлар. Крестьяннарның күбесе һаман да консерваторлар бит. Алар үзләре дә кешедән аерылып торырга һәм күпчелектән үзгә булырга яратмый.

 

Зөһрә Садыйкова


Энциклопедистика үзәге җитәкчесе Рафаил Шәйдуллин: «Элек крестьян киләчәк белән яшәгән, хәзер – бүгенге белән»” язмасына фикерләр

  1. Язмагыз өчен рәхмәт. Кызыксынып укыдым.
    Бер сорау бар: элек авыл ат белән яшәгән. Һәр хуҗалыкта кимендә 3-4 ат тотканнар. Атсызлар да булгандыр бәлки. Бу теманы өйрәнгән кеше бармы?

    Сез үзегез аерым өйрәнмәдегезме? яки башка кем дә булса ат турында өйрәнәме?

Фикер өстәү